Заман сулышы

Лениногорск районының авыл башлыклары хисап тота

Районыбыз авылларында җыеннар башланып китте. Ул үз эченә авыр җирлеге башлыгының еллык хисабын ала, шулай ук халык үзен борчыган сорауларны шәһәр һәм район җитәкчелегенә, төрле хезмәт вәкилләренә бирү мөмкинлегенә ия. Зәй-Каратай Әлеге авыл җирлегендә үткән халык җыены авыл үзешчәннәренең концерты белән башланып китте. Талантларга бай булгач, теләсә нинди чараны бәйрәмгә...

Районыбыз авылларында җыеннар башланып китте. Ул үз эченә авыр җирлеге башлыгының еллык хисабын ала, шулай ук халык үзен борчыган сорауларны шәһәр һәм район җитәкчелегенә, төрле хезмәт вәкилләренә бирү мөмкинлегенә ия.
Зәй-Каратай
Әлеге авыл җирлегендә үткән халык җыены авыл үзешчәннәренең концерты белән башланып китте. Талантларга бай булгач, теләсә нинди чараны бәйрәмгә әверелдерергә мөмкин шул. Бураннан да куркып тормаганнар, халык шактый килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Батталов чыгышында бөтен өлкәнең 2013 елгы эшчәнлегенә җентекләп тукталды. Бүгенге көндә Зәй-Каратайда 1 мең 178, Үзбәк авылында даими рәвештә 23 кеше яши икән. Аларның 605е - пенсия яшендәгеләр, 153е - 18 яшькә кадәрле бала. Үткән ел 15 бала туган булса, 25 кеше үлгән. Мәктәптә 62 укучыга 14 укытучы белем бирә, I сыйныфка 9 бала кергән. Балалар бакчасында тәрбияләнүче 32 баланың 2014 елгы уку елында 5 се мәктәпкә китәчәк. Авыл җирлегендә 500дән артык даими хуҗалык исәпләнсә дә, эре мал тотучылар, аеруча сыер асраучылар, елдан-ел кими. Былтыр 51 баш сыер булса, быел исә ул 46 га калган. Бу ун йортның берсендә генә үзләренең сөт-катыгын ашыйлар дигән сүз. Калганнар мөгаен алардан сатып аладыр, яисә кәҗә сөтен эчәдер. Чөнки аларның саны 101 гә җиткән. Шулай ук сарык, куяннарның артуы да күзәтелә. Мәсәлән, Үзбәк авылында яшәүче Шәһит Якупов сарык үрчетү белән шөгыльләнә, аларның башы 250 гә җиткән. Кырларын чәчүче "Лениногорская агрофирма"сы пай җирләре өчен аренда хакын фуражлата түли башлаган. Үткән ел авыл хуҗалыгын үстерү өчен бирелә торган ташламалы кредиттан 11 кеше файдаланган.
2013 елдагы иң зур эшләрдән күп функцияле үзәк дип аталучы мәдәният йортын һәм мемориаль комплексны үз эченә алган "Хәтер" паркын атарга кирәктер. Әлеге төзелештә үз өлешләрен керткән барлык авылдашларына авыл халкы исеменнән Илдар Батталов рәхмәтен белдерде. Шулай ук хәзерге вакытта типографиядә Җәүдәт Хәлимов тарафыннан редакцияләнгән авыл тарихы турында зур күләмле китап нәшер ителә. Якын арада ул зәй-каратайлыларга барып ирешер.
Авыл җирлеге башлыгының быелгы планнарының берсе - республиканың "Кече авылларны яктыру" программасына кереп, Үзбәк авылындагы урамнарны яктырту мәсьәләсен хәл итү тора. Шулай ук суүткәргечләрне, юлларны карау, төзекләндерү дә актуаль булып кала бирә. Суга килгәндә, ул кайбер башка авыллардагы кебек үз агымы белән килми, ә насос ярдәмендә кудырыла. Шуны белә торып та, кайберәүләрнең су өчен түлиселәре килми икән. Ел дәвамында халыктан җыелган акча электр энергиясе өчен дә җитми. Бурычларны якын арада түләү соралды.
Халыктан килгән язмача сорауларның берсе мәгариф идарәсе җитәкчесенә иде. Мәктәпкә капиталь ремонт ясалу вакыты турындагы сорауга җавапны Рафик Хәмидуллин бирде. Ул быел ремонтның райондагы Зеленая Роща һәм Иске Иштирәк мәктәпләрендә булачагын әйтеп, киләсе 2015 яки 2016 елда Зәй-Каратай мәктәбе дә планга кертелер дип ышандырды.
Район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева зәй-каратайлыларны бердәм, тырыш халык буларак бәяләп: "Юкка гына район башлыгы Рәгать Хөсәенов сезнең авылга, мөмкин булганча, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырышмый шул," диде. Авыл халкын үткән ел район һәм шәһәр күләмендә башкарылган эшләр, быелгы планнар белән таныштырды.
Яңа Чыршылы
Яңа Чыршылы авыл җирлеге эченә Горкино, Кузайкино, Сергеевка, Алешкино, Александровка, Яңа Чыршылы авыллары, Вәли хуторы һәм Ватан разъезды керә. Аларда барлыгы 651 кеше яши. Шуның 331 хезмәткә яраклы кеше булса, 256 сы - пенсионер. Мәктәптә 15 укучы белем ала, балалар бакчасына 16 бала йөри. 2013 елда 2 бала туса, 6 кеше үлгән.
Үткән ел дәвамында башкарылган эшләргә килгәндә, алар шактый. Юкка гына авыл җирлеге башлыгы Айрат Рәшитов "РИТЭК" оешмасы һәм "Лукойл" хәйрия фонды тарафыннан оештырылган "Кечкенә шәһәр һәм авылларны уңайлы итү" проекты белән җиңү яулап, Диплом белән бүләкләнмәгәндер. Башкарылган эшләргә җентекләбрәк тукталсак, Вәли хуторында шул авылда туып үскән Минзаһит Җиһаншин ярдәме белән мәчет төзелеп, кулланылышка тапшырылган. Яңа Чыршылы авылындагы мәчеткә шул авылда туган республиканың Дәүләт Советы депутаты Исхак Садриев ярдәме белән ремонт ясалган, Сирин Бәдретдинов җылылык челтәрен алыштыруда булышлык күрсәткән. Горкинода шул авылның горурлыгы Николай Николаев тарафыннан асфальт юл салынган. Авыл халкы көче белән Алешкино зираты зурайтылып, тирә-ягы тотып алынган. Яңа Чыршылыда 600 метр озынлыкта таш түшәлгән. Кузайкино авылында 1 км 100 метр озынлыкта яңа суүткәргеч салынган. Яңа Чыршылыда шулай ук полиция йорты да төзелгән. Хәзер анда полициянең участок вәкиле Ревал Мусин гаиләсе белән көн күрә.
Нәкъ менә биредә әлеге йортның төзелүе юкка түгелдер. Чөнки Ревал Мусинның сүзләренә караганда, бу авыл җирлегендәге криминаль хәл бик үк яхшылардан түгел. Ел дәвамында дүрт җинаять кылынган. Аның икесе кеше үлеме белән тәмамланган. Хәмер белән дус яшәүчеләр дә шактый икән. Шуңа да участковыйның даими рәвештә күзәтчелек итүе бик тә мөһим.
Авылның 13 кешесе "Чулпан" җәмгыятендә хезмәт куя. Дөрес, аның хәле мактанырлык түгел, хезмәт хакын да вакытында түли алмый, пай җирләре өчен дә халыкка бер нәрсә дә бирелмәгән. Якын киләчәктә әлеге җәмгыять бетерелеп, аның җирләрен башка хуҗалыкка бирү турында сүз булды.
Яңа Чыршылыдагы ике катлы ике йортка "Новый город" дип аталучы торак-коммуналь ширкәте (ТСЖ) хезмәт күрсәтә. Ләкин алар эшеннән канәгать булмаучылар бар. Марина Николаевнаның фатирындагы бер як стена җимерелергә тора, ди. Шулай ук ишек алдының төзекләндерелмәвеннән, кыш көне кар чистартылмавыннан да зарланыштылар. Ничә ел дәвамында ышандырган капиталь ремонт һаман күренми, ди. Дөрес, ширкәт рәисе Геннадий Пронин быел йортның стенасын җылытырга вәгъдә итте, ә менә капиталь ремонтны көтәргә туры киләчәк әле. Шулай ук Горкино авылында су булмау мәсьәләсе дә күтәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Рәшитов аны хәл итәргә ышандырды. Ул шулай ук сораулар килеп туганда, иң беренче чиратта, үзенә мөрәҗәгать итүләрен сорады.
Район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева бер ел эчендә, башка авыл җирлекләре белән чагыштырганда, биредә күп эшләр башкарылганын тагын бер ассызыклап, проблемалар килеп туганда аларны бергәләп хәл итәргә тәкъдим итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: