Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында “Запорожец” машиналарында авторалли узды (фотолар)

Районыбызның Керкәле һәм Шөгер авыллары арасындагы территориядә ретро-автомобильләрдә узыш үтте.



Анда 30дан артык узышчы катнашты. Авторалли безнең районда менә 17 ел үткәрелә. 2018 елда республика статусы алды. Авторалли Фаяз Ибраһимов исемен йөртә. Нәкъ менә ул Лениногорск районында “Запорожец” машиналарында узышларның инициаторы булды.

Быелгы узышлар мавыктыргыч, дулкынландыргыч иде. Трасса бормалы-бормалы, кискен борылышлар да бар. Иң җитез машиналар карлы трассада тизлекләрен сәгатенә 100 километрга җиткерде.

Барлыгы 7 узыш булды. Соңгысы җиңүчене билгеләде. “Запорожец” маши- насында җиңүче –  Шөгердән Айрат Исмагилов. Аңа Кубок, диплом, 10 мең сум акчалата бүләк тапшырдылар.

Икенче урында Илшат Вәлиев, Керкәледән. Ул диплом һәм 8 мең сумлык приз белән бүләкләнде.

Өченче урынны Керкәледән Динар Бигманов алды. Аңа диплом һәм 6 мең сумлык акчалата приз тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев