Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәре һәм районында унҗиде кешегә 90 яшь

Шуларның берсе - Әбелкасыйм Гариф улы Газизов. Аңа бүген 90 яшь тулды. Ул шәһәребезнең Халиуллин урамында, үз йорты белән яши. Аны олы юбилее котларга һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырырга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм уникенче ТОС рәисе урынбасары Фәйрүзә Вәлиева килделәр. - Исәнлектә-саулыкта йөзгә кадәр яшәргә...

Шуларның берсе - Әбелкасыйм Гариф улы Газизов.


Аңа бүген 90 яшь тулды. Ул шәһәребезнең Халиуллин урамында, үз йорты белән яши. Аны олы юбилее котларга һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырырга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм уникенче ТОС рәисе урынбасары Фәйрүзә Вәлиева килделәр.

- Исәнлектә-саулыкта йөзгә кадәр яшәргә язсын, тыныч һәм матур картлык килсен, - дип иң изге теләкләрен юллады алар һәм администрация исменнән бүләк тә тапшырдылар.

Тумышы белән Карабиккол авылы, Шенталы районыннан ул. Әмма Лениногорскига күченеп килүенә дә кырык дүрт ел вакыт узган. Ул 1972 елда гаиләсе белән Грозный шәһәреннән күчкән булган. Дүртенче Трестта пенсиягә кадәр агач остасы булып эшләгән.

- Беренче чиратта, озын гомер биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшим, икенчедән, тормыш иптәшем Фәүзиягә рәхмәтем чиксез, - ди юбиляр.

Аларның гаилә коруларына да шактый- 59 ел. Исән-сау булсалар, икенче елга, гыйнвар аенда бергә яшәүләренә 60 ел була . Дүрт бала: өч кыз һәм бер малай тәрбияләп, аларны тормыш юлына бастырганнар. Бүгенге көндә алты онык, бер оныкчык әби-бабасы булуларына сөенеп бетә алмый.

Алдагы көннәрендә саулык-иминлектә, кадер-хөрмәттә, тигезлек белән картаерга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев