Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск суды үлем ярасы ясаучыны 5 елга ирегеннән мәхрүм итте

Суд материаллары күрсәткәнчә, Лениногорскида яшәүче ике ир кеше бергәләшеп исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң, алар арасында аңлашылмаучылык килеп туган.


Ирләрнең берсе сәбәпсезгә тавыш чыгарып, икенчесенә яный башлаган.  Өстәвенә кулына пычак алып, төрле якка селтәнергә тотынган. Икенче ир кеше – гаепләнүче Г. аның кулыннан пычакны тартып алган.

Үзенең сүзләре буенча, тавыш чыгаручыны куркытыр өчен  артык көч куймый,  җиңелчә генә итеп аның ботына бер тапкыр пычак белән төрткән. Ярадан кан чыкканын абайламаган, тиз генә өенә кайтып киткән.  Пычак яраланучының аяк артериясенә туры килгән һәм шушы җәрәхәт аның гомере өзелүгә китергән.

Беренчел суд тикшерүләре барышында Г. үзенең гаебен танымаган. Зыян күрүче янына, аның үтенече буенча бер шешә аракы тотып килүен, бергәләшеп эчүләрен әйткән. Зыян күрүчегә беинди дә яра салмавын белдергән. Әмма суд тикшерүләре барышында тупланган материаллар, шаһитларның, зыян күрүченең якыннарының күрсәтмәләре аның гаепле булуын ачыклаган.

Лениногорск суды Г.ны, РФ Җинаять Кодексының 111 статьясындагы 4 өлештә  каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Ул  5 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем ителде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм апелляция тәртибендә ТР Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев