Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск таксистларын тикшерделәр

Теләгән урыныңа тиз һәм җайлы гына ничек барып җитәргә? Такси белән диярсез. Тик аларның барысына да гомереңне ышанып тапшыру кирәк микән? Күптән түгел таксистларны тикшерү буенча үткәрелгән рейд моны тагын бер кат раслады. Кичке сәгать дүрт, юлда хәрәкәтнең иң кызган чагы. Без - ЮХИДИ хезмәткәрләре, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир...

Теләгән урыныңа тиз һәм җайлы гына ничек барып җитәргә? Такси белән диярсез. Тик аларның барысына да гомереңне ышанып тапшыру кирәк микән? Күптән түгел таксистларны тикшерү буенча үткәрелгән рейд моны тагын бер кат раслады.
Кичке сәгать дүрт, юлда хәрәкәтнең иң кызган чагы. Без - ЮХИДИ хезмәткәрләре, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Миңнебаев, салым инспекциясе инспекторы Рамил Галимов һәм мин үзәк хастаханә поликлиникасы янына туктап басуга, бер минут та үтмәде, түбәсендә такси шашкасы булган чия төсендәге "Приора" автомобиле килеп тә "капты". Документларын тикшерә башлагач, аның автомобиленең төсе туры килмәү генә түгел, (авт. таләп буенча ак яки сары төсле булырга тиеш) гомумән пассажирлар йөртү рөхсәте - лицензиясе булмавы ачыкланды. Салонда кешесе бар. Димәк, ул аның сәламәтлеге өчен җавап бирми. Аңарга карата административ җаваплылык буенча беркетмә төзелде, җәзасы - 5 мең сум штраф.
Рамил Галимов әйтүенчә, законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барган өчен штрафның суммасы 40 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Лицензия алу эше алай ук читен түгел дип аңлаттылар. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтына кереп, бу хакта мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Министрлыкның Бөгелмәдәге вәкиллегенә барып, лицензия алырга мөмкин. Ул 5 елга бирелә, бушлай, бары тик 400 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк.
Әмма рөхсәт булу гына җитми икән әле. Таксист икәнсең икән, синең машинаңда тану билгеләре, шашка, рация, ОСАГО таныклыгында автомобильнең такси булып куллануы турында язылуы, рейска чыгу рөхсәте бирүче юлланма булырга тиеш.
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган икенче бер такси автомобилен йөртүченең документлары тәртиптә иде, әмма пассажиры - мәктәп яшендәге бала махсус утыргычта түгел. Ә аның өчен штраф күләме кечкенә түгел - 3 мең сум. "Укучы булса да, яше зур инде, ул куркынычсызлык каешы белән эләктергән иде", дип килешмәвен белдерсә дә, закон бозганы өчен барыбер штраф түләргә туры киләчәк. Ерак барасы юк, үзебез дә таксистларның җитешсез якларын күреп-белеп торабыз. Гади генә бер мисал. Еш кына бала белән берәр кая барганда, такси чакыртырга туры килә. Шалтыраткач, һәрвакыт бер пассажирның кечкенә бала икәнен әйтәм. Тик бер тапкыр да әле махсус креслолы яисә адаптеры булган машина җибәргәннәре юк. Үзең генә утырганда да, каешны эләктерергә кирәклеген искәртүче машина йөртүче бик сирәк. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була: димәк, такси оешмалары синең исән-сау барып җитүеңне гарантияләми.
Салым түләүдән качып, такси фирмалары легаль булмаган таксистка үзләре шашка һәм рация биреп, рейска чыгарып җибәрү очрагы белән дә очрашырга туры килде. Шулай итеп, салым инспекторының "кара исемлеге"нә бу көнне яхшы гына эшләп килүче ике такси фирмасы кертелде.
Мондый рейдлар киләчәктә дә дәвам итәчәк. "Сарафан радиосы" яхшы эшләп, легаль булмаган таксистларга сабак булсын иде, дип телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев