Заман сулышы

Лениногорск тәрбиячеләренең бурычы – ике телдә аралашырга өйрәтү

Мәктәпкә барганда, бала ике дәүләт телендә - татарча да, русча да аралаша белергә тиеш. Республика җитәкчелеге балалар бакчасы тәрбиячесе алдында шундый бурыч куйды. Аны гамәлгә ашыруда нинди эшләр башкарыла? Татар теле тәрбиячеләренең муниципаль методик берләшмә җитәкчесе Галия Әһлиева белән очрашкач, шул хакта әңгәмә кордык. -Белүемчә, хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар...

Мәктәпкә барганда, бала ике дәүләт телендә - татарча да, русча да аралаша белергә тиеш. Республика җитәкчелеге балалар бакчасы тәрбиячесе алдында шундый бурыч куйды. Аны гамәлгә ашыруда нинди эшләр башкарыла? Татар теле тәрбиячеләренең муниципаль методик берләшмә җитәкчесе Галия Әһлиева белән очрашкач, шул хакта әңгәмә кордык.
-Белүемчә, хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен яңа алымнар кулланып өйрәтә башладыгыз.
-Әйе. Үткән 2012-2013 елгы уку елыннан башлап, татар теленә өйрәтүдә республиканың Мәгариф һәм министрлыгының иҗат төркеме тарафыннан эшләнгән укыту-методик комплект (УМК) гамәлгә керде. Ул федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килерлек итеп, телне өйрәнү нәтиҗәсен тиз арада күрүне күз уңында тотып төзелгән. Аның максаты - баланы мәктәпкә барганда ике телдә аралаша алу дәрәҗәсенә җиткерү. Әле икенче ел гына әлеге комплектка нигезләнеп эшләсәк тә, без - татар теле тәрбиячеләре аны уңышлы дип саныйбыз.
Ул дүрт өлештән тора. Аның берсе - Зифа Зарипова җитәкчелегендә рус телле балалар өчен төзелгәне "Татарча сөйләшәбез" дип атала. Нигездә, аңардан шәһәр балалар бакчаларында кулланабыз. Икенчесе татар балалары өчен, "Туган телдә сөйләшәбез" дип атала, авторы - Фирүзә Хәзрәтова. Сәвилә Гаффарова җитәкчелегендә төзелгән "Изучаем русский язык" дип аталганы, татар телле балаларга рус телен өйрәтү өчен. Ул күбрәк татар һәм авыл бакчаларында кулланыла. Ә инде әзерлек төркеменә йөрүче балаларны "Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы: авазларны уйнатып"дип аталучы кулланма нигезендә укыту каралган. Аны төзегән автор Резидә Шәехова балаларны авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтүне күз уңында тоткан.
-Соңгы елларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дәресләр уен рәвешендә булырга тиеш, диләр...
- Дәресләр уен формасында уза. Әлеге укыту-методик комплект нигезендәге укыту программалары татар телен башка милләт балалары да аңларлык итеп төзелгән. Төп игътибар аралашуга бирелгәнгә, балалар белән татарча мультфильмнар карыйбыз, аудиоязмалар тыңлыйбыз. Анда ишеткәннәрне кабатлыйбыз. Ноутбук, интерактив такта, проектор, методик әсбаплар эшне шактый җиңеләйтте. 20 ел эшләү дәверемдә мондый кулланма әсбаплар булганы юк иде әле.
-Татар телен үзләштерү эше күпкә җиңеләйде, балалар кызыксына дисез. Тик, нигәдер, бакчага килгәндә татарча гына сөйләшкән бала, бер елдан соң ук русчага күчә.
-Әйе, сезнең белән килешәм. Чөнки балалар бакчасында татар төркемнәре булуга карамастан, рус мохите хөкем сөрә. Тәрбиячеләр татар булса да, бөтен бала аңласын өчен русча сөйләшергә мәҗбүр. Балалар да үзара рус телендә аралаша. Чөнки күпчелек әти-әни гаиләдә туган телдә сөйләшми, шуңа да бакчага рус телле балалар килә. Минемчә, өйдә татарча аралашкан бала ана телен онытмый. Шулай ук ата-ананың телгә мөнәсәбәте нинди, баланыкы да шундый дияр идем. Мәсәлән, катнаш никахта туган Диана исемле кыз балалар бакчасына килгәндә, татарча бер сүз дә белми иде. Әнисе үзе татарча белмәсә дә, тәрбиячегә биргәндә: "Кызым татарча аралаша алсын," дигән теләген җиткерде. Кызына да ул аны сеңдерә алган. Мәктәпкә киткәндә, ул инде ирекле рәвештә татарча сөйләшә иде.
- Шундый әти-әниләр күбрәк булсын иде дә бит...
- Әйе шул. Балам үз ана телен белергә тиеш, дигән фикердәге ата-аналар, кызганыч ки, еш очрамый. Тәрбияченең үзенә генә баланы татарча яхшы итеп сөйләшү дәрәҗәсенә җиткерү мөмкин түгел, моңа гаиләнең дә ярдәме кирәк. Алар безгә йөз белән борылсыннар, туган телне бөтенебез дә бер дәрәҗәдә яратсак иде дип телим.
-Татар теле дәресе атнага ничә тапкыр укытыла?
-Атнага өч тапкыр. Рус һәм татар телле балалар белән аерым шөгыльләнәбез. Махсус эш дәфтәрләре бар. Шулай ук барлык балалар бакчасында диярлек телгә өйрәтү түгәрәкләре эшли.
-Төркемнәргә бүлгәндә, баланың татарча белү-белмәве күз уңында тотыламы?
-Кызганыч, әмма шундый принцип белән аерсак, 25 балалы төркемдә бары бишесе генә татар, калган егермесе рус теллегә керер иде. Шуңа да әти-әнисенең нинди милләттән булуына карап, төркемнәргә бүләбез.
-Яңа программаның тагын нинди өстенлекле яклары бар?
-Әйткәнемчә, аның нигезендә балаларны татарча аралашырга өйрәтү бурычы тора. Шуңа да аның тагын бер мөһим таләбе: төркем тәрбиячеләренең дә көнкүреш дәрәҗәсендә татарча белүе. Әлеге максаттан, үткән ел шәхсән үзем махсус курсларда укып кайтып, рус телле тәрбиячеләрне укытуны оештырдык. Кемдер, әлбәттә, моны кирәк дип кабул итеп өйрәнә, тырыша, кайберәүләр киресенчә. Шулай ук яңа программада әти-әниләр белән эшләү өчен биремнәр дә бар.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Әлеге яңа комплект нигезендә балаларны укытуның беренче нәтиҗәләрен 3-4 елдан күреп, шатланырбыз дип ышанып калыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: