Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары ике дәүләт телен дә белә, чит телне дә үзләштерә (11нче гимназиядә узган форум)

Юкка гына “Телләр белгән ил ачар”, дип әйтмиләрдер. Безнең Лениногорск районы укучылары ике дәүләт теле: татар һәм рус телен камил белә, тагын чит телне дә үзләштереп, уңышлы гына көн күрә. Мисал эзләп ерак барасы юк: шәһәрдәге 11нче гимназия әнә шундый ул-кызлар тәрбияли. Биредә туган телне саклау мәсьәләсе дә актуаль булып тора.


Күптән түгел гимназиядә узган “Поликультур белем бирү системасында туган телләрне үстерүне тәэмин итү” регионара форумда бу хакта тагын киңрәк фикер алыштылар, саклау юлларын бергәләп эзләделәр. Бирегә Самара, Башкортстан якларыннан кунаклар, шәһәр һәм район мәктәпләреннән, шулай ук Татарстанның башка районнарыннан укытучылар килде. Бөтендөнья татар конгрессының милли белем бирү комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов гимназиядә икенче мәртәбә узучы (моннан ике ел элек беренчесе булган иде – авт.) форумны туган телләрне үстерү юнәлешендә баручы уңышлы юнәлеш дип билгеләде. Гимназия китапханәсенә китаплар бүләк итте.

11нче гимназия директоры Флера Хәйбрахманова әйтүенчә, гимназия – шәһәрдә милли белем бирү үзәге булып тора.
-    Гимназия туган тел – татар телен саклап калды, 600дән артык укучы  белем ала, алар татар телен дә, рус телен дә үзләштерә. Телгә карата гимназиядә игътибар зур, - ди ул.


Моның шулай икәнлегенә форум барышында эшләгән интерактив мәйданчыкларда күрергә, ышанырга була иде.  Мәсәлән, “Каурый каләм” түгәрәге мәйданчыгында татар теленең сүрәтләү чараларын кулланып, укучылар шигырь язарга өйрәнә. Аларның матур итеп иҗат иткән шигырьләрен Таһир Шәмсуаров та тыңлады. Гимназиядә эшләүче драма түгәрәгенә йөрүче балалар ике телдә дә спектакльләр куя. Ул көнне кунакларга беренче төркем “Дюймовочка” әкиятен, икенче төркем “Карак песи”не күрсәтте. “Татарча начаррак сөйләүче балалар да түгәрәккә йөреп, телне шомарта, ялт иттереп татарча сөйләшә башлыйлар”, - ди җитәкчеләре Зөмәрә Шәрәпова.

Бер сүз белән әйткәндә, һәр мәйданчыкта ике телне дә саклап эш алып бардылар, бу аларның уку эшчәнлегендә дә шулай.
Пленар өлештә Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин әйтүенчә, үз телен белгәндә генә шәхес бөтен мөмкинлекләрен ача ала.
-    Шул ук вакытта бүгенге  зур тизлек белән баручы заманда дәүләт телләрен белү генә җитми, шәхеснең югары дәрәҗәдә формалашуы өчен тагын чит тел дә белергә, өйрәнергә кирәк. Өченче тел аңа үзен туендырырга да ярдәм итәчәк, яңа мөмкинлекләр дә ача. Безнең Лениногорск муниципаль районында 34 мәктәп эшли, шуның 12се – татар мәктәбе, 1се – Яңа Сережкинода чуваш компонентлы мәктәп. Мәгариф системасында шулай көйләнгән: бала мәктәпкә беренче сыйныфка укырга кергәндә, бала башлангычны тәмамлагач һәм 10 сыйныфка укырга барганда ата-аналар туган телне өйрәнү буенча фикерләрен белдерәләр, - ди Мәгариф идарәсе начальнигы.


Аның фикерен куәтләп, дәлилләп, пленар өлештә видео да күрсәтелде. Шушы гимназияне тәмамлап чыккан Эльвира Галимова бүгенге көндә Италиянең Милан шәһәрендә белем ала. Ул видео аша кыскача гына үзе турында сөйләде, әйтергә кирәк: татар, рус һәм инглиз телендә. Берничә ел чит илдә яшәвенә дә карамастан, Эльвираның саф татарча аралашуы – күпләргә үрнәк.

 

Розалия Мостафина

автор фотолары

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев