Заман сулышы

Лениногорск урманнарында селәүсеннәр күренгәли башлаган

Лениногорск урманнарында поши, кыр кәҗәләре, куяннар арткач, селәүсеннәр дә күренгәли башлаган.

Республиканың биоресурслар буенча дәүләт комитеты 15 нче гыйнвардан урман җанварларының  кышкы  исәбен алуны башлады.

Урмандагы кыргый хайваннарның исәбен алу быел яңача дүрт төрле ысул белән башкарылачак: аларны кышкы маршрутларыннан чыгып исәпкә алу, авиаюл ысулы белән, тавыш белән һәм ясалма туплану урыннарында исәпкә алу.  Мондый ысуллар куллану аерым аучылык җир-суларында хайваннар саны турында  югары дәрәҗәдә дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.

 Лениногорск районы территориясендә дә табигый шартларда яшәүче хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды. Бу хакта республика биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Лениногорск районы буенча бүлек башлыгы Евгений Жиганов сөйләде.

"Ау хайваннарын һәм  кош-кортларны, аларның яшәү урыннарын кышкы исәпкә алу - ел саен үткәрелә торган чара, быел ул 15 гыйнварда старт алды һәм бөтен республика буенча Бөтенроссия мониторингы кысаларында үткәрелә», - дип аңлатты Евгений Жиганов.

Татарстан биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Лениногорск районы буенча бүлеге һәм «Рысь» аучылык хуҗалыгы да  хайваннарны санау белән шөгыльләнә. Бу мөһим һәм кызыклы эштә, аларның ирекле ярдәмчеләре бар. Дәүләт комитетының биоресурслар һәм аучылык хуҗалыгы буенча белгечләренә, җәмәгать инспекторлары һәм һәвәскәр аучылар булыша. Урман маршрутларына тикшеренүчеләр чаңгыда һәм кар чаналарында новигатор булган берничә кешедән торган төркем белән чыга.

«Без кышкы аяз көннәрдә яки кар явудан соң ук тикшеренүгә чыгабыз, хайваннарның эзләрен өйрәнәбез,  җәнлекләр һәм кошлар үзләре дә очрап тора. Һәр маршрутның озынлыгы-15 километр”, - ди  Евгений Жиганов. Евгений Павлович үз төркеме белән  дүрт кыр маршруты узган, безнең  белән очрашу көнендә ул  инде бишенче урман-кыр  маршрутына керешкән иде, әлеге маршрут Кузьминовка авылы янындагы территорияне били.

"Пошиларның яңа эзләре бик күп. Хәзер пошиларның мөгезләрен ыргыту процессы башланды. Артык куәтле мөгезләре булган карт хайваннар үз мөгезләреннән беренче булып ташлый, ә  иң соңгылар булып яшь хайваннар югалта.  Лениногорскида пошилардан тыш, кыр кәҗәләре, кабан, төлке, сусар, куяннар(беляклар) дә яши, - дип аңлатты белгеч,- соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә,  монда кыр кәҗәләре күбәйде, куяннарның саны өч тапкыр артты. Аларның саны арту белән урманнарда  селәүсен (рысь) күренгәли башлады.  Аларның эзләре  очраштыргалап тора. Урманнарга  бу ерткычны кыр кәҗәләре җәлеп итә. Лениногорск районнан тыш, бу җәнлек Әлмәт, Баулы районнары территориясендә дә “патшалык итә”,  ул бер  җирдән – икенчесенә күчеп,  үзенә ризык аулый ".

Ә Лениногорск урманнарында бүреләр белән хәл ничек икән?

 «Мин монда 2013 елдан бирле эшлим. Бер тапкыр да бүре очратмадым. Ташланган бакчаларда яшәүче, кыргыйлашып  беткән  этләр дә бар, әмма алар исәпкә алынмый, -  дип уртаклашты Евгений Жиганов. - Кошлардан суер,  көртлекләрне күрергә була. Соңгылары бик сирәк очрый”.

Исәпкә алу эшләре 10 мартта тәмамланачак. Алынган мәгълүматлар аучылык байлыкларының торышын бәяләргә һәм кирәк булган очракта, республиканың фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Лениногорск районы бүлеге җәнлекләр һәм кош-кортлар санын алу  өчен  11 маршрут буенча 27 000 гектарда тикшеренү эшләре үткәрүне планлаштырган. Ә аучылык җәмгыятенең территориясе шактый зур – 150 000 гектар, барлыгы 211 тикшеренү маршруты  билгеләнгән. Маршрутларга  аяз көннәрдә генә чыгалар, кагыйдәләр буенча, исәпкә алу "экстремаль" һава шартлары булган көннәрдә алып барылмый, бик көчле салкыннар, озакка сузылган җылы көннәрдән соң  суыклар башланып, карның өстендә бик каты катлам  хасил булган чорда, шулай ук көчле җил, кар яву яки  җәяүле булган  булган көннәрдә  эш тукталып тора.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: