Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Лениногорск утлары"нда егет-кызларыбыз призлы урыннар яулады

5-7 август көннәрендә Лениногорск шәһәрендә 2008-2010 елгы егетләр һәм 2011 елгы кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча «Лениногорск утлары» Бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда Лениногорск,Әлмәт, Казан, Уфа, Түбән Новгород шәһәрләреннән барлыгы 41 спортчы катнашты.

Ярышны "Татарстан Республикасы чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Федерация" Президенты Әнәс Вәлиев һәм Татарстан Республикасының кышкы спорт төрләре җитәкчесе Любовь Королева ачып җибәрде.

2008 – 2010 нчы елгы егетләр арасында лениногорскилы Тимур Кузикин, 2011 елгы егетләр арасында Рамиль Маннанов беренче урынны алдылар.

2008 – 2010 нчы елгы кызлар арасында безнекеләр призлы урынны яуламаса да, 2011 елгы кызлар арасында Азалия Низамова һәм Лиза Бережнева икенче һәм өченче урыннарны яулады.

Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез. Молодцы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев