Лениногорск ветеринарлары дуңгызларның африка чумасы һәм кош гриппы авырулары турында кисәтә
Авылларда яшәүчеләр, шәхси секторда көн күрүчеләр, гадәттә яз айларында тавыклар, чебешләр, каз-үрдәк бәпкәләре ала.
Аларны үстергәндә куркынычсызлык турында да онытмаска. Ни өчен дигәндә, язын күчмә кошлар кайта башлагач, ветеринарлар кош гриппы таралу куркынычын искәртә. Димәк, уяулыкны югалтмаска кирәк, ди Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рашат Әхмәтов.
Татарстанда дуңгызларның Африка чумасына һәм кош гриппына каршы профилактик айлык бара, ул тиздән тәмамланачак. Кош гриппының нинди хәтәр авыру икәнен беләбез, 2023 елның август ахырында Лениногорск кошчылык фабрикасында кош гриппы килеп чыгып, 200 мең баштан артык кош-корт һәм 200 меңнән артык йомырка юк ителде, фабрикага якын булган шәхси хуҗалыклардан да тавыклар алынды. Ходай сакласын, мондый авыру килеп чыга күрмәсен.
«АЧС һәм ВГП» айлыгы турында Лениногорск ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рашат Әхмәтов белән сөйләшәбез.
“Яз – кошлар һәм кабаннарның миграция вакыты, димәк, куркыныч авырулар таралу турында онытмаска кирәк. Инфекция таралмасын өчен, безнең ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре биологик ресурслар комитеты белән берлектә, үлгән кабаннарны һәм кошларны ачыклау өчен, урман массивларын даими йөреп чыгабыз. Лениногорск кошчылык фабрикасында да профилактик эшләр үткәрәбез, шул ук санпропускларның тиешле кагыйдәләрне үтәп эшләвен дә контрольдә тотабыз. Әлеге кагыйдәләр дуңгызчылык комплексына да карый”, - дип сөйли Рашат Хәмитович.
Аның аңлатуынча әлеге предприятиеләрдә эшләүчеләр эшкә килгәч, махсус эш киемнәре киеп, юынып цехка керәләр, ә киткәндә шулай ук юынып, эш киемнәрен салып калдырып, үз киемнәрен киеп өйгә китәләр. Шулай ук эшчеләрне төшке ашату оештырылган, өйдән ризык алып килмиләр. Чөнки ризык калдыклары белән кош-корт яки дуңгызлар тукланырга мөмкин, ә моннан инде кош гриппына яки Африка чумасы инфекциясенә дә ерак түгел.
Бүгенге көндә Лениногорск районында һәм бөтен Татарстан Республикасында АЧС буенча хәл имин, дип искәртә Рашат Әхмәтов.
АЧС вирусы торак пунктларга ешрак кыргый хайваннар яки пешмәгән азык аша эләгә.
Билгеле булганча, Африка чумасы Россия төбәкләрендә баш калкытып тора. Гомумән алганда, хайваннарның йогышлы һәм йогышсыз чирләре таралуга юл куймау буенча профилактик чаралар оештыру һәм үткәрү – ветеринария тармагы белгечләре җаваплылыгында.
Рашат Әхмәтов, Лениногорск ветеринария берләшмәсе начальнигы:
- АЧС һәм кош гриппы белән көрәш администрация, авыл җирлекләре, ветеринария хезмәте һәм халыкның тиешенчә эш йөртүен таләп итә. Бары тик уртак тырышлык белән генә әлеге куркыныч авыруларның таралуын булдырмаска һәм районның иминлеген саклап калырга мөмкин. Хайван яки кошлар үлеме булса, шунда ук ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Бары тик шулай гына инфекция таралуны булдырмый калырга мөмкин. Хәзер яз айларында тавык яки чебиләрне теләсә кайдан сатып алырга түгел, ветеринария белешмәсе булган предприятие-хуҗалыклардан гына алырга кирәк. Моннан тыш малларны да чыгарып йөртергә киңәш ителми. Хәзер кошлар кайта торган чор. Алар инфекция чыганагы булырга мөмкин. Лениногорск ветеринария берләшмәсенә йомышыгыз төшсә яисә ни дә булса хәбәр итәргә теләсәгез, телефон номеры: 8 (85595) 6 -50 - 04.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев