Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск яшьләре татарча шаяртты: татар КВНы узды (ФОТОЛАР)

Бүгенге заман татар яшьләре дә татар телендә һәм заман кимчелекләреннән урынлы итеп татарча шаярта да белә икән. Алар татар КВН лигасына командалар сайлап алу турында исбатлап күрсәтте.


Безнең киң масштабта узучы татарча КВН шәһәрдә гомумән дә күргән юк иде, баксаң бик кызыклы килеп чыга икән. Яшьләребез ана телендәге, күңелгә ятышлы җөмләләр белән, урам, жаргон сүзләрен кыстырмыйча менә дигән итеп уйнап күрсәттеләр. Быел татар КВН лигасына 25 ел икән. Шул уңайдан апрель ае дәвамында республика шәһәрләрендә Татарстан Мәдәният һәм Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә “Әйдә, шаяРТ” проекты уза. Ул нидән гыйбарәт? Әлеге проекттан махсус вәкилләр район-шәһәрләргә килеп, командалар җыеп, туплап, аларны берничә көн дәвамында укыталар, мәзәк уйлап чыгарырга, аны  сәхнәләштерергә өйрәтәләр, команданы дөрес итеп туплау серенә төшендерәләр, дөрес итеп сөйләргә өйрәтәләр. Һәм укытуның соңгы көнендә командалар жюри хөкеменә үзләренең чыгышларын тәкъдим итә. Җиңүче командага исә Казанда узачак йомгаклау фестивалендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә.

Татар КВН лигасының “Әйдә шаяРТ” редакторы Ильяс Хәсәнов  өч көн дәвамында  безнең шәһәрдә яшьләр командаларын татарча шаярту серләренә өйрәткән. “Сезнең укучы-студентлар белән эшләү миңа ошады. Алар эшләргә сәләтле. Дөрес, үстерәсе, камилләштерәсе яклар күп әле. Ләкин болар барысы да вакытлыча гына. Иң мөһиме – аларның татар телендә шаярттырга өйрәнү теләге бар”, - ди ул.
Бездә 11нче гимназия, 7нче мәктәп, политехник колледж, Шөгер мәктәбе укучыларыннан торган өч команда оешты, алар 11нче гимназиядә Ильяс Хәсәнов җитәкчелегендә өйрәнүләр узды. Соңгы йомгаклау уены да гимназиянең актлар залында үтте.

Нәтиҗәдә, өченче урынны – “Бишбармак” командасы алды (7нче мәктәп белән политехник колледж), икенче урында – “Гөбәдия 02” (11нче гимназия), беренче урында – “Татар Team” командасы (11нче гимназия белән Шөгер мәктәбе).

Димәк, җиңүче командага июнь башында Казанда узачак зур фестивальгә барачак.

Текст һәм фотолар: Розалия Мостафина

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев