Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 39нчы "Чаңгы юлы-2021" узды (ФОТОЛАР)

Шәһәрнең М.Хәсәнов исемендәге спорткомплекс тирә-ягы чаңгы спортын үз итүчеләр белән гөрләп торды.

Гомумән, спорт яратучылар, алар өчен җанатарга килүчеләр дә бар иде.

"Россия чаңгы юллары» XXXIX бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы бүген, 13 февральдә «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Россия федерациясенең 72 субъекты территориясендә узды. Лениногорскилылар да читтә калмады. Һава торышы да уртача гына булды. Чаңгы өчен әйбәт, диделәр.

Стартка спортчылар да, һәвәскәр чаңгычылар да басты. Хатын-кызлар  1 км, ир-атлар  2 км ара үтәргә тиеш иде. Ә спортчы хатын-кызлар өчен дистанция 2 км, ир-атлар өчен 3 км булды.

Катнашучыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк сәламләде.

Телүчеләр бу көнне ГТО нормативлары буенча зачет та тапшырды.⠀

Старт бирелгәнче, предприятие-оешмалар, уку йортлары арасында узган 2020 ел спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

"Чаңгы юлы"нда катнашучылар  барысы да истәлекле бүләк, ә җиңүчеләр медальләр һәм дипломнар алды.

"Чаңгы юлы" спорт чарасында 500гә якын кеше катнашты.

Шөгердә дә әлеге чара үтте.

 

Фотолар: УДМС



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев