Лениногорскида авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәннәрне диспансеризация узарга алып киләләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәннәрне диспансеризация узарга алып киләләр

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә авыл җирендә яшәүче ,

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә диспансеризация һәм скрининглар узу өчен федераль бюджет акчаларына сатып алынган махсус  автотранспортта илтә.

Авыл кешеләре өчен җайлы: килеп алалар, китереп куялар.

2025 елда профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрү өчен өлкән яшьтәге 980 гражданны илтү планлаштырылган

Беренче кварталда 277 кеше бу хезмәттән файдаланган.

 

фото: Исток-Башлангыч

 


 
 


Нет комментариев