Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Әти, әни һәм мин» спорт ярышы узды (+фотолар)

Лениногорскиның 7 нче мәктәбендә беренче һәм икенче сыйныфта укучы балалар әти-әниләре белән «Әти, әни һәм мин» спорт ярышында катнаштылар.

Ярыш бик күңелле үтте. Анда 6 гаилә катнашты. Балалар белән әти-әниләр төрле каршылыклар аша узды, төрле ярышларда бирешмәскә тырышты. Мәсәлән, кулда таяк тоткан килеш йөгерергә, шарны җ иргә төшермичә киртәгә хәтле алып барырга һәм кире алып килергә, башка шакмак фигура куеп араны үтәргә, әтиләргә баскетбол тубын түгәккә кертергә, чиләккә шарны вакытка тутырырга, тупны аяк арасына кыстырып араны үтеп кире килергә, әниләр балаларын кәгазь белән урап кире сүтәргә һәм башкалар. 

Ярыш бик кызу һәм мавыктыргыч узды. Бер гаилә дә бирешергә теләмәде. Нәтиҗәдә, беренче урынны 1"А" сыйныфында укучы Мәликә Гиззатуллина гаиләсе яулады. 

Икенче урынны Халиков белән Носовлар гаиләсе алды. Башка гаиләләр дә икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләргә грамота һәм тәм-томнар тапшырылды. 

Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев