Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Автоледи-2022” конкурсы узды

Лениногорскида иң оста машина йөртүче хатын-кызны ачыкладылар.

Соңгы елларда руль артына утырып, машина йөртүче хатын-кызлар күбәя бара. Әлбәттә, машиналар хәрәкәтендә югалып калмыйча, барлык юл иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәп, “тимер ат”ны йөртү – зур җаваплылык сорый. 

Гүзәл затларның автомобиль белән идарә итү осталыгына, юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләренә бәя бирүче быелгы бәйгедә 10  хатын-кыз катнашты. “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова әйтүенчә, бәйге юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, юлларда транспортта йөрү культурасын формалаштыру, хатын-кызлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында үткәрелә.

“Быел бәйгене эчке эшләр бүлеге, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе һәм Лениногорск политехник колледжы белән бергә оештырдык. Конкурста катнашучы гүзәл затлар ике этапны узды: беренчесе – компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар, икенче этапта автомобильне фигуралы йөртү буенча осталыкларын тикшердек”, - ди Зөлфия Рахманова.

Конкурсның биремнәрен төгәл итеп үтәп чыгучы, “Автоледи-2022” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе Валентина Касимова булды. Валентинаның мондый ярышта беренче катнашуы гына түгел, ул һәрвакыт активлык күрсәтә икән. “Берничә тапкыр катнашсам да, дулкынлану хисләре барыбер кичердем. Минем машина йөртү стажым – 11 ел. Автомобиль йөртү ошый. Игътибарны гына читкә юнәлтмәскә, тизлекне арттырмаска. Шуларны үтәсәң, имин йөреп була”, - ди 29 яшьлек Валентина.

Конкурста катнашучы барлык гүзәл затлар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде. Валентинага әлеге конкурсның зональ этабында да катнашырга туры килде. Ул Әлмәттә үтте. Анда Лениногорск белән бергә Әлмәт, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Зәй, Азнакай, Сарман, Мөслим районнары автоледилары көч сынашты. Шулай ук ике этапны уздылар. Җиңүче – Әлмәтнеке, икенчедә – Зәй, өченчедә Баулы йөртүчесе.

Розалия Харисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автоледи 2022 лениногорск