Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида берәү танышының велосипедын алып торган һәм ломбардка илтеп тапшырган

Лениногорск суды велосипед карагын җавапка тартты.

Кеше малын урлап кәсеп итүче, бу юлга шартлы җәза срогы алды.

Әмма хөкем каршына баскан С. ның кеше мөлкәтенә беренче генә кул сузуы түгел. Шушындый ук гамәле өчен ул инде срок алган булган. Ә бу юлы исә, ул үзенең танышыннан, йөреп торырга дип, велосипедын сорап алган.

Вакыт үтеп, инде велосипедта йөрү сезоны да чыгуга карамастан, велосипед хуҗасы үз малын янә күрү бәхетенә ирешә алмаган. Чөнки С. велосипедны кире кайтарып бирү урынына – аны ломбардка илтеп тапшырган.

Ломбардтан бирелгән акчаларны үз кирәгенә тоткан. Велосипед хуҗасына хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүдән башка чара калмаган.

Үзенә карата җинаять эше кузгатылганнан соң, С. зыянны каплый, велосипедны ломбардан сатып ала һәм аны хуҗасына кайтарып бирә. Суд утырышында гаебен танып, зыян күрүчедән гафу үтенә.

Лениногорск суды велосипед карагын 1 ел сынау срогы белән, шартлы рәвештә 8 айга ирегеннән мәхрүм итте.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм шикаять ителергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев