Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида эш урыннары ярминкәсендә 140 эш урыны бар иде

Лениногорск Мәшгульлек үзәге эш урыннары ярминкәсе уздырды.


Анда Лениногорск муниципаль районының 10 предприятие-оешмасы катнашты.


Эш бирүчеләр эшсез гражданнарга 140 эш урынына 50дән артык вакансия тәкъдим иттеләр.  Вакансияләр буенча хезмәт хаклары төрлечә иде: 16 мең сумнан 60 мең сумга кадәр.

Эш урыннары ярминкәсендә ихтыяҗ күп булган һөнәрләр: табиб, төзү һәм монтаж эшләре мастеры, НПО ремонты буенча мастер, шәфкать туташы, сатучы, машина йөртүче, махсус техника машинисты, слесарь-сантехник, токарь, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, электр-монтер.

Ярминкәгә 56 кеше килде. Чара барышында оешма вәкилләре кандидатлар белән беренчел әңгәмәләр үткәрделәр. Унбиш кандидатура эш бирүчеләр тарафыннан эшкә урнашу өчен кабул ителде, алар әңгәмәгә чакырылды.

Барлык гражданнар да Мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт законнары буенча консультацияләр алдылар. Биш кеше һөнәри укыту һәм яңадан әзерләү соравы буенча киңәшләштеләр.

фото: http://leninogorsktrud.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев