Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида фән олимпиадаларының региональ этабы җиңүчеләрен һәм призерларын тәбрикләделәр (ФОТОЛАР)

Шәһәрнең Мәгариф идарәсендә 2016-2017 елда укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадалары буенча региональ, республика этабында җиңүчеләрне һәм призерларны тәбрикләү тантанасы узды. Мәгариф идарәсенең актлар залы тулы иде. Талантлы укучылар белән бергә аларның әти-әниләре, укытучылары килде. Шулай ук мәктәп директорлары катнашты. Истәлекле көн белән район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз...

Шәһәрнең Мәгариф идарәсендә 2016-2017 елда укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадалары буенча региональ, республика этабында җиңүчеләрне һәм призерларны тәбрикләү тантанасы узды.

Мәгариф идарәсенең актлар залы тулы иде. Талантлы укучылар белән бергә аларның әти-әниләре, укытучылары килде. Шулай ук мәктәп директорлары катнашты.

Истәлекле көн белән район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин котлады, киләчәктә дә уңышлар теләделәр.

Директорларны, укытучыларны, укучыларны әти-әниләре белән бергә сәхнәгә чакырып, аерым-аерым бүләкләделәр, Рәхмәт хаты тапшырдылар. Бәйрәм концерты да күрсәтелде.

Язманың тулырак вариантын "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фән олимпиадалары призеры олимпиад

2
X