Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида гепатит белән авыручылар күпме?

Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне ел саен 28 июльдә үткәрелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бөтен дөньяда ел саен 780000 кеше В гепатиты вирусыннан һәлак була.

 

 

Гепатит - күп төрле йогышлы һәм йогышлы булмаган факторлар, шул исәптән алкоголь, кайбер фармакологик препаратлар һәм башкалар нәтиҗәсендә килеп чыккан бавыр ялкынсынуы. Әмма гепатит авыруына китергән сәбәпләрнең киң таралганы - вируслар. Хәзерге вакытта А, В, С, Д һәм Е вируслары һәркайсы кеше өчен куркыныч.

Вируслы гепатитлар төрле юллар белән йога. А һәм Е гепатиты вируслары күп очракта чиста булмаган су, ашамлыклар һәм пычрак куллар аша күчә. В, С һәм Д гепатиты вируслары кан аша йога (наркотик матдәләрне инъекция белән керткәндә, татиуровка, пирсинг төшергәндә, косметик, маникюр, педикюр һәм башка процедуралар ясаганда, инструментлар стериль булмаганда, тире һәм лайлалы тышча җәрәхәтләнгәндә), шулай ук бала тапканда инфекцияле анадан балага һәм сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында.

Бүгенге көндә “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Лениногорск бүлегендә В гепатиты белән авыручы 140 кеше исәптә тора. В вируслы гепатитын йөртүче – 156 кеше. С гепатиты белән авыручы – 341 кеше, С гепатитына антитәнчекләр йөртүче 208 кеше исәптә тора. В гепатитына каршы  балалар арасында 17 яшькә кадәргеләрне профилактик иммунизацияләү – 99,6 процент тәшкил итә.

Рамилә Мөхәммәдиева, “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Лениногорск бүлеге табибы.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев