Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида "Гыйлем нуры" узды (фотолар)

Лениногорск шәһәре "Ихлас" мәчетендә кичке дәресләрнең тәмамлануына ишарә булып ел да үткәрелә торган "Гыйлем нуры" дип аталган бәйге уздырылды.


Бәйгенең төп максаты - мөселманнарның гыйлем алуга мәхәббәтләрен уяту,  мәхәлләләр һәм мөхтәсибәтләр арасында эшчәнелек тәҗрибәсе белән бүлешү, татар телен ныгыту, мөселманнарны дуслаштыру.

Бу елны ул бездә 7 нче тапкыр үткәрелде. Бәйгегә 11 районнан кичке дәресләрдә катнашкан 4әр абыстай килде. Алар арасында Казан, Яр Чаллы, Кукмара, Балтач, Мөслим, Чирмешән, Азнакай, Бөгелмә, Урыссу, Баулы һәм әлбәттә, Лениногорск вәкилләре булды.

Хөрмәтле кунак булып Татарстан  баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Марданшин һәм районнар мөхтәсибләре килделәр. Беренчелекне Лениногорск төркеме яулады. Алар грамоталар һәм затлы бүләкләр белән бүләкләнде. Һәр катнашучыга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм төшке аш белән тәмамланды.

“Ихлас” мәчете әйтүенчә, бу изге чараны үткәрүдә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин зур өлеш керткән. “Камил хәзрәткә һәм "Хәләл" комитет җитәкчесе Ирек хәзрәт Зиганшинга Лениногорск мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин исеменнән һәм барлык мөселманнардан чиксез рәхмәтләр белдерәбез. Аллаһ Тәгалә каршында кылган һәр изгелекләре Җәннәткә керергә сәбәп булсын! Амин!”, дип хәбәр итәләр мәчеттән.

 

Фотолар: "Ихлас" мәчетеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев