Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида каникул вакытында балалар мәчеткә йөрде

"Арагыздан иң хәерлегез - Коръәнне өйрәнүче һәм аны калганнарга да өйрәтүчедер", - диелә хәдистә. Шуңа күрә һәр мөселманның иң беренче бурычы - калганнарны дингә өндәү һәм белем таратудыр. Безнең халык гомер-гомергә динле булган, дин нигезләрен өйрәнеп, Раббылары кушканча яшәгән, булган белемен калганнарга да тараткан. Шушы күркәм гореф-гадәтләрне саклау нияте белән...

"Арагыздан иң хәерлегез - Коръәнне өйрәнүче һәм аны калганнарга да өйрәтүчедер", - диелә хәдистә. Шуңа күрә һәр мөселманның иң беренче бурычы - калганнарны дингә өндәү һәм белем таратудыр.


Безнең халык гомер-гомергә динле булган, дин нигезләрен өйрәнеп, Раббылары кушканча яшәгән, булган белемен калганнарга да тараткан. Шушы күркәм гореф-гадәтләрне саклау нияте белән Лениногорск шәһәре һәм районында балалар өчен дин нигезләрен өйрәнү, әдәп-әхлак дәресләре бирү эшләре алып барыла.
Дәресләр һәр атна уздырыла. Мәктәп балалары ялга туктаган вакытта, алар өчен мәчетләрдә белем бирү генә түгел, чын-чынлап, ял итү чаралары оештырыла. Быел кыш әлеге ял сәгатьләре җиденче мәртәбә үткәрелде. Лениногорск, Керкәле, Яңа һәм Иске Шөгер, Бәкер авыллары мәчетләренә кышкы каникулда барлыгы иллеләп бала җыелды. Аларга, иң беренче чиратта, дин нигезләре өйрәтелде. Бу дәресләр ярдәмендә балалар әти-әнигә, олыларга хөрмәт күрсәтергә, дус-ишләренә үрнәк булырга, күркәм холыклы булуның никадәр әһәмиятле икәнен белде. Төрле ярышларда катнашып бүләкләр алдылар, саф һавада уйнап сәламәтлекләрен ныгыттылар. Их, шулар белән бергә балачакка кайтасы иде!!!
Яшь мөселманнар өчен көненә өч тапкыр аш әзерләнде. Боз сараен шәхсән үзебез арендага алып, тимераякта шуу мөмкинлеге булдырылды. Балалар мәчеттә үткәргән ялдан күтәренке кәеф алып, сәламәтлеген һәм әхлагын ныгытып кайткандыр, дип уйлыйм.
Бу күркәм эштә шәһәребез эшмәкәрләре, мәчетебез мөслимә һәм мөселманнары ярдәм күрсәтте. Аларга Аллаһ Тәгалә савапларын насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев