Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида күчеп кайтырга мәҗбүр булган гаиләгә торак сертификаты тапшырылды

Район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков Үзбәкстаннан күчеп кайтырга мәҗбүр булган гаиләгә торак алу өчен сертификат тапшырды. Әлеге документ федераль бюджет хисабыннан тораклы булу мөмкинлеге бирә. Сертификат "Жилище на 2015-2020 годы" федераль программа нигезендә тапшырылды. Күчеп кайтырга мәҗбүр булган, һәр биш ел саен миграция хезмәтендә статусларын раслап торучы мондый гаиләләр...

Район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков Үзбәкстаннан күчеп кайтырга мәҗбүр булган гаиләгә торак алу өчен сертификат тапшырды.


Әлеге документ федераль бюджет хисабыннан тораклы булу мөмкинлеге бирә. Сертификат "Жилище на 2015-2020 годы" федераль программа нигезендә тапшырылды. Күчеп кайтырга мәҗбүр булган, һәр биш ел саен миграция хезмәтендә статусларын раслап торучы мондый гаиләләр Лениногорск районында дүртәү икән.

Еналиева Аида һәм аның улы Рөстәм Мөхәмәдҗанов беренчеләрдән булып, документны алдылар. Алар 2000 елларда Үзбәкстаннан күчеп кайткан, 2002 елда федераль программага чиратка баскан. Тулай торакта яшәп торганнар. Хәзер үз куышларын табарлар инде.

Гаиләне шатлыклы вакыйга белән Наил Залаков тәбрикләп, уңышлар һәм бәхет теләде, Аида ханым исә район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев