Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига "Көчле Татарстан. Бердәм Россия" эстафетасы килде (фотолар)

Кичә шәһәребезнең Үзәк мәйданында "Көчле Татарстан.Бердәм Россия" эстафетасы узды. Шәһәр халкы эштән соң өйгә түгел, ә Үзәк мәйданга агылды.Өстән явып торган яңгыр да куркытмады хәтта. Ә анда автобус килеп туктаган, аннан халык белән очрашу, аралашу өчен депутатлар, җәмәгать эшлекләре төште. Шулай итеп, без "Көчле Татарстан. Бердәм Россия" эстафетасына кушылып киттек....

Кичә шәһәребезнең Үзәк мәйданында "Көчле Татарстан.Бердәм Россия" эстафетасы узды.


Шәһәр халкы эштән соң өйгә түгел, ә Үзәк мәйданга агылды.Өстән явып торган яңгыр да куркытмады хәтта. Ә анда автобус килеп туктаган, аннан халык белән очрашу, аралашу өчен депутатлар, җәмәгать эшлекләре төште. Шулай итеп, без "Көчле Татарстан. Бердәм Россия" эстафетасына кушылып киттек.
Очрашу вакытында сорау бирүчеләр дә булды. Депутатлыкка кандидатлар күтәреп чыккан мәсьәләләрнең, чыннан да, мөһим булуын һәм алар буенча эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. Халыктан кабул ителгән наказларны киләчәктә хәл итәргә тырышачакларын белдерде.
Очрашу тәмамлагач шәһәрдәшләребезне дәртле җырлары белән Артур- Марат дуэты, яшь җырчы Гөлназ Батталова сөендерде. Үзәк өздергеч итеп гармунда Булат Шәрипов уйнады. Тоташ яңгыр явып торса да, халык таралырга ашыкмады, эстрада йолдызларына кушылып җырлап, биеп тә алдылар.
Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев