Заман сулышы

Лениногорскида КДНга тәртипсез аналар һәм балалар чакырылды

Күпме шелтәләп, язып торып та, балигъ булмаган балаларын карамаган ата-аналарның саны кимеми. Үз балаларының язмышларына кул "селтәгән"нәрнең эшләре бу юлы да шактый җыелган. Балигъ булмаганнар эше буенча чираттагы комиссия утырышында ундүрт эшнең сигезе шундый аянычлы гаиләләр белән бәйле иде. "Миндә язгы депрессия" "Шешә колы" булган дүрт бала анасының бирегә беренче...

Күпме шелтәләп, язып торып та, балигъ булмаган балаларын карамаган ата-аналарның саны кимеми. Үз балаларының язмышларына кул "селтәгән"нәрнең эшләре бу юлы да шактый җыелган. Балигъ булмаганнар эше буенча чираттагы комиссия утырышында ундүрт эшнең сигезе шундый аянычлы гаиләләр белән бәйле иде.


"Миндә язгы депрессия"

"Шешә колы" булган дүрт бала анасының бирегә беренче генә килүе түгел. Эчүдән дәваланып, башка эчмим дип тәүбәләр итсә дә, ул спиртлы эчемлексез яши алмый. Эчкечелеккә сабышкан, калтырап торган бу анага каравы да куркыныч иде.

- Нигә дип тагын эчә башладың? Нәрсә җитми сиңа, - дигән сорауларга җавап бирә алмады ул. Комиссия утырышының "еш кунагы" на әйләнгән ана белән үзләрен бик кырыс тоттылар һәм бертавыштан штрафка тарттылар үзен. Әмма аны штраф та, баласын алып китәчәкләре дә әллә ни кызыксындырмады кебек. Шушы көннәрдә эчкечелектән дәвалануы турында рәсми язу тапшырмаса, аның белән башка чакырып сөйләшеп тормаячаклар, ә бары тик балаларын гына алачаклар.

Егерме дүрт яшьлек хатын да эчүеннән тыела алмый. Ике тапкыр шушы яман авырудан дәваланып та караган. Соңгы эчүендә ямьсез тавыш куптарып, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Спиртлы эчемлек кулланып гауга куптарганы һәм ике яшьлек улын тиешенчә карамаганы өчен беркетмә төзегәннәр үзенә. Карап торышка чибәр, сау-сәламәт ананың шундый түбәнлеккә тәгәрәвенә ышанасы да килмәде.

- Әнине күрә алмыйм, ул миңа баламны бирергә теләмәде, - диде ул, үз гаебен танырга теләмичә. Попечительлек советы бу гаиләне күптәннән белә. Имин булмаган гаилә исәбендә элек әнисе торса, аның "исерек" язмышын хәзер кызы кабатлый.

- Син бит эчсәң, үз-үзеңне бөтенләй белмисең һәм берни хәтерләмисең. Баланы үтерәм, дип акырганга күршеләрең полиция чакырткан да инде, - диделәр аңа. Яшь ана акылына килергә һәм кабат дәваланырга сүз бирде бирүен...

Аның артыннан кергән әни дә "ычкынып" эчә. Шуның өчен үзен эшеннән дә чыгарганнар.

- Нәрсәгә эчәсең, ник эшкә йөрмисең, - дигән сорауга:

- Миндә язгы депрессия, кәефем юк, - дип җавап кайтарды. Алай гына да түгел, ул өендә туберкулез чиреннән дәваланудан качып йөрүче бер ирне "сыендырган". "Башсыз" хатын үзенең сәламәтлеген генә түгел, балаларының һәм якыннарының тормышын да куркыныч астына куя. Аңа карата бик катгый таләп куелды. Үз-үзен кулга алып, эчүдән тыелырга һәм бу ир заты белән элемтәне өзәргә. Бу таләпләр үтәлмәгән очракта, ул ана хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Реклама

Аларны әбиләре үстерә

Шундый ук куркыныч хәл икенче бер гаиләдә дә күзәтелә. Балигъ булмаган ике бала анасы ачык туберкулез диагнозы куелган бер ир-ат белән яши башлаган. Бу очракны күз уңына алып, аларның балаларын профилактика йөзеннән сәламәтләндерү йортына җибәргәннәр. Әмма ана кеше ял итүче балаларын өенә алып кайтып киткән. Иң аянычы шул: өйдә бернинди уңайлыклар да тудырылмаган, ашау-эчү дә такы-токы гына. Балалар күбрәк өйдәшенең әнисенә барып йөри, әби кеше ашата аларны. Җитмәсә, ана кешенең кем белән яшәвен белгәч, эш урынын да югалткан. Балаларына бу шактый гына проблемалар тудырган. Туберкулез чире йоктыру мөмкинлеге югары дәрәҗәдә булуын истә тотып, аларны мәктәпкә йөрүдән тыйганнар.

Комиссия утырышына чакырылган туберкулез диспансеры табибы да бу анага Һәм аның балаларына нинди куркыныч янаганын тәфсилләп аңлатты.

- Нигә дип ул балаларны барып алдыгыз. Бигрәк тә олы кызыгызның алдагы тормышына куркыныч яный. Әгәр дә яшүсмер вакытта туберкулез чирен йоктырса, ул киләчәктә ана булу бәхетеннән мәхрүм булачак, - дип бу чирнең нинди катлаулы һәм яман икәнен аңлатырга тырышты ул.

Бу анага "өйдәшен" диспансерга ятарга күндерергә, ә балаларын яңадан дәвалану өчен шифаханәгә илтергә, үзенә исә эшкә урнашырга дигән шартлар куелды.

Пенсия яшендәге бер ханым килен тиешле кешене ана хокукыннан мәхрүм итүләрен сорап килгән. Аның бирегә ярдәм сорап беренче килүе түгел. Өч бала анасының даими рәвештә югалып йөрүенә балалар да, әби кеше дә тәмам туйган. Әле бер якка, әле икенче якка кагылып-сугылып йөрүче балаларны да күбрәк әбиләре карый. Аларны ашату һәм киендерү дә тулаем аның җилкәсендә. Аның улы - балаларының атасы булса да, әллә ни ярдәм итми. Бу ханым ике оныгын да опекунлыкка үзе алырга тели. Ә менә килененең ияртеп килгән кызын кая куярлар? Чөнки әби башта аларның өчесен дә берьюлы карарга, туганнарын бер-берсеннән аерырга теләмәгән булса, хәзер куркуга калган. Ундүрт яшен тутырып килүче яшүсмер кыз соңгы арада тыңламый, каршы дәшә башлаган.

"Комендант" сәгатенә
сыешмаганнар

Шәһәребезнең бер уку йортында укучы берничә кызны төнге сәгать уннан соң өлкәннәрдән башка йөргәннәре өчен тоткарлаганнар. Кызларның өчесе дә уку алдынгылары, тәртипләре ягыннан да әлегә кадәр бернинди шелтә дә булмаган. Алар төнлә йөрергә ярамаганны беләләр, гаепләрен таныдылар. Кызларның үзләренә дә сабак булды, әниләренә дә кисәтү генә ясалды. Ә менә икенче очракта хафаланырга урын бар. Бер авылда яшәүче уналты яшьлек кызны төнлә ялгызы гына дискотекадан кайтканда полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Өстәвенә, салмыш та була ул.

- Уналты яшьлек эчүче кыз. Бу колакка да, күңелгә дә һич ятышлы түгел, - диде комиссия утырышы рәисе Владимир Друк.

Административ хокук бозган бу яшүсмернең мәктәптән килгән характеристикасы да әллә ни мактанырлык түгел. Бу баланың инде алты елга якын әбисе тәрбиясендә үсүе дә яңа гына ачыкланган. Әнисе башка шәһәрдә эшләп, ул кызы барлыгын бөтенләй "оныткан". Комиссия утырышында тәртип бозучы кызның беренче тапкыр басып торуы булса да, аны сентябрь аенда спиртлы эчемлек кулланганы өчен мәктәптә махсус исемлеккә теркәгән булганнар икән инде. Бу хакта кыз укый торган мәктәптән килгән укытучы сөйләде. Әби кеше оныгын тыңлата алмый башлагач, әнисен чакыртып кайтарганнар. Әмма күренеп тора, кыз белән ана арасында мөнәсәбәтләр җылы түгел, бер-берләре белән чит кешеләр сыман аралашты алар.

- Балигъ булмаган баланың ата-анадан башка әбисе карамагында тәрбияләнүе беренче очрак кына түгел. Күңелсез күренеш. Мондый хәлләр турында мәктәп тә, балалар бакчасы да яшереп калырга тиеш түгел, - дип уку йортына да, баласын "ташлап" киткән анага да зур шелтә белдерде комиссия рәисе Владимир Друк.

Зилә Мөдәррисова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: