Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида коронавирус чире белән хәлләр кискен тора

Теге зәхмәт чир – шул коронавирус инде, котыруыннан туктарга уйламый да. Инфекция көчәя генә бара.

 

Лениногорскида  вируслы пневмония һәм СOVID-19 авыручылар санының артуы күзәтелә. Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров әйтүенчә, узган ел әлеге чир күбрәк олыларга кагылса, быел инде яшьләр, урта яшьтәгеләр дә күпләп авырый.

Лениногорскида 100 авыру өчен провизор госпиталь эшли.  Пациентларның күбесе вируслы пневмония белән авырый, кислород ала. Медиклар сүзләренә караганда,  узган ел һәм җәй белән чагыштырганда, хәзер авыручыларбик  күп.

 Коронавирус үпкәләргә  генә түгел, үзәк нерв системасы, бавыр, бөер, ашказаны һәм башка эчке органнар буенча да суга. 2021 елда Татарстанда коронавирусның авыр формасы белән авыручылар саны  2 тапкырга арткан.

Пандемия башланганнан бирле  353 лениногорскилыга коронавирус диагнозы куелган.
Бу атнада коронавирусның   7 очрагы ачыкланган.

19 мең 700дән артык кеше ковидка каршы прививка ясаткан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев