Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида коррупция кайсы өлкәдә күбрәк

"ФОРПОСТ" үзәге һәм район балалар думасы активистлары шәһәр урамына чыгып, республика яшьләр оешмасы советы тәкъдим иткән сораулар белән гади халыктан сораштыру үткәргән. Анда 40 кеше катнашкан. "Коррупция дигәнне сез ничек аңлыйсыз" дигән сорауга, 37 проценты ришвәтчелек, 19 проценты вазыйфадагы хәлеңнән файдалану дип җавап биргән. "Кайсы һөнәр ияләре коррупциягә күбрәк бирелүчән,...

"ФОРПОСТ" үзәге һәм район балалар думасы активистлары шәһәр урамына чыгып, республика яшьләр оешмасы советы тәкъдим иткән сораулар белән гади халыктан сораштыру үткәргән. Анда 40 кеше катнашкан. "Коррупция дигәнне сез ничек аңлыйсыз" дигән сорауга, 37 проценты ришвәтчелек, 19 проценты вазыйфадагы хәлеңнән файдалану дип җавап биргән.

"Кайсы һөнәр ияләре коррупциягә күбрәк бирелүчән, кайсысы азрак" дигән сорауга, лениногорскилылыр күбрәк ЮХИДИ хезмәткәрләре, азрак мәктәп укытучылары дигәннәр. Араларында - 19% - республика министрлыгы һәм ведомство чиновниклары, 15 проценты табиблар, медицина хезмәткәрләре дигән җаваплар да бар.

"Сезнеңчә, коррупциянең сәбәпләре нинди?" Күпчелеге, 42 проценты "Чиновникларның гамәле өчен җитәрлек дәрәҗәдә кырыс, ныклы контроль юк" дип әйткән.

"Коррупциягә сезнең мөнәсәбәтегез?". Яртысыннан күбрәге: "Коррупциядән качарга, чөнки ул безне һәм властьны тарката" дигән. Ә 31 процентының җавабы башка борылыш алган, алар "Моңардан качырга мөмкин, ләкин ришвәт биреп, эшне җиңелрәк башкарып була" дип җавап биргән.

"Коррупция белән көрәштә нинди алымнар нәтиҗәле булыр иде?" дигәнгә, күпчелеге җинаять законннарын тагын да кырысландыру дигән, 20 проценты - иҗтимагый контрольнең аноним сайтлары, 19 проценты - хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү дип җаваплаган.

Утырыш ахырында байлыкка һәм уңышка ялагайланып түгел, ә тапкырлык, эчкерсезлек белән ирешеп була дигән фикергә килделәр. Нефть техникумы укытучысы Лилия Сафина әйтүенчә, барысы да үзебездән тора, әгәр белемле, вөҗданлы, намуслы булып яши алсак, җәмгыятебез үзгәрер. Ахырдан КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалында II курсында белем алучы Егор Костырев: "Әңгәмә барышында файдалы мәгълүмат алдык, хәзер бүләк белән ришвәтнең нәрсә икәнен беләм, сораштыру нәтиҗәсе дә минем өчен кызыклы булды, тагын да шундый очрашулар оештырсыннар иде", ди.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев