Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида мәктәп яны лагерына йөрүче балалар шәһәр хакимиятендә экскурсиядә булды (+фотолар)

Лениногорскиның 5 нче мәктәбендәге мәктәп яны лагерына йөрүче балалар шәһәр хакимиятендә экскурсиядә булды, дип яза шәһәр хакимияте ВКонтакте социаль челтәре.

Балаларның лагерьда ял итү вакыты төрле кызыклы чаралар белән тулы. Балалар Туган якны өйрәнү музееның сугышчан дан залында булганнар, Балалар иҗаты йортында кызыклы квестлар үткәннәр, Балалар китапханәсендә Әкиятләр иленә сәяхәт иткәннәр, хәтта килгән Планетарийда да булганнар.

Шулай ук, аларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашу насыйп булган. 

Рәгат Хөсәенов балаларга район хакимиятенең ничек эшләвен, яшәвен, нинди программалар тормышка ашырылуы турында сөйләде. Балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Мәсәлән, быел нинди ишегаллары ремонтлана? Яңа Боз сарае кайчан ачылачак? «Яшьлек» паркында нәрсә булачак? һәм башкалар. 

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова хакимият бинасы буенча экскурсия үткәргән һәм балалар «2022 елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында» фильмын караганнар.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск шәһәре хакимиятенең  ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев