Заман сулышы

Лениногорскида "Могҗиза бүләк ит" хәйрия ярминкәсе үтте (фотолар)

6 гыйнварда шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды. Ярминкәгә килүчеләр өчен фотосессия, күрше шәһәр кондитерлар әзерләгән тәм-томнар белән чәй бүлмәсе эшләде, мастер-класслар үткәрелде. Балалар һәм зурлар текстиль брошкалар, татлы букетлар, открыткалар һәм полимер балчыктан эшләнмәләр үз куллары белән ясады. Нәниләр өчен аниматор белән уеннар, аквагрим оештырылган иде. Сәнгать мәктәбе...

6 гыйнварда шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды.

Ярминкәгә килүчеләр өчен фотосессия, күрше шәһәр кондитерлар әзерләгән тәм-томнар белән чәй бүлмәсе эшләде, мастер-класслар үткәрелде. Балалар һәм зурлар текстиль брошкалар, татлы букетлар, открыткалар һәм полимер балчыктан эшләнмәләр үз куллары белән ясады.
Нәниләр өчен аниматор белән уеннар, аквагрим оештырылган иде.
Сәнгать мәктәбе укучылары ясаган сувенирлар күргәзмәсе эшләде. Теләгән сувенирны сатып алырга да була иде.
Ярминкәдән җыелган акча 6 айлык Диана Сахапованы дәвалауга китәчәк.
Фотолар "Типичный Лениногорск"тан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: