Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида музей экспонатларына багышланган бәйге үткәреләчәк

Лениногорскиның туган якны өйрәнү музее мәдәният идарәсе белән берлектә эзләнү һәм тикшерү эшләре бәйгесе игълан итә.

Ул “Экспонатлар сөйли” дигән исем белән  Лениногорск муниципаль районы укучылары һәм студентлары арасында  булачак.

 Бәйге  үз алдына максат һәм бурыч итеп мәктәп укучыларының һәм студентларның музей тикшеренүләренә карата кызыксынуларын уятуны , уку йортлары музейлары эшен активлаштыру, мәктәп, шәһәр, районның тарихи мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру, талантлы укучыларны, иң яхшы конкурс эшләрен бүләкләүне куйган.

Конкурска Лениногорск районындагы мәктәп, шәһәр, предприятиеләр һәм уку йортлары музей фонды экспонатлары буенча үткән  эзләнү- тикшерү  эшләре кабул ителә. Аерым предмет яки коллекция,  этнография, Бөек Ватан сугышы, мәктәп тарихы экспонатлары да системасы  булырга мөмкин.

Материал республикадагы  ике дәүләт теленең берсендә, рус яки татар  телендә тапшырылырга тиеш.

Гаризаларны lkm_leninogorsk@mail.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

Эшләр 2021 елның 1 ноябреннән 13 ноябренә кадәр кабул ителә.

Үткәрү урыны: Лениногорск туган якны өйрәнү музее, Шашин урамы, 18 йорт.

Бәйгенең  онлайн форматта узуы да  мөмкин.

Элемтә өчен телефон: 5 05 91

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев