Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида наркотикларга каршы комиссия утырышында яңа эш ысуллары кирәгенә басым ясалды

Ел саен наркотик матдәләр кулланудан һәм аларга бәйле булу сәбәпле килеп чыккан башка фаҗигалар аркасында уннарча мең кеше үлә яисә мөстәкыйль тормыш алып баруга яраксызга чыга. Аларның күпчелеге – 30 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр.

Бу проблеманы Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә узган узган наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышында тикшерделәр.  

Лениногорск районы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Иванчин билгеләп үткәнчә, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш - эчке эшләр органнары эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, наркотик чараларның законсыз әйләнеше белән бәйле теркәлгән җинаятьләр саны элеккеге дәрәҗәдә калган, быел 12 җинаять очрагы ачыкланган. Ә барлыгы 13 җинаять тикшерелгән, шуларның 7се – авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, 4се наркотик матдәләр сату белән бәйле. Наркотикларның законсыз әйләнеше элеккечә үк җәмгыятьнең төп проблемаларыннан берсе булып кала.

“Март аенда полиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив-эзләү чаралары барышында Лениногорск уку йортларының берседә укучы ике студент тоткарланган, берсе  2005 елда туган балигъ булмаган үсмер, икенчесе – 19 яшьлек егет, алар интернет кибетләренең берсенә наркотик матдәләрне яшереп саклау урынына салучы булып эшкә урнашкан, хәзерге вакытта икесенә карата “наркотик чаралар сату” маддәсе буенча, шулай ук “балигъ булмаган баланы җинаять кылуга җәлеп итү”маддәсе буенча өч җинаять эше кузгатылган. Наркотик чараларны Әлмәттән кайтарганнар, аннары шәһәр подъездларында аларны яшереп саклау урыннары ясаганнар.  Әлеге җинаятьнең фигурантлары кулга алынды  һәм Бөгелмә тикшерү изоляторына урнаштырылды”, - дип сөйләде Андрей Иванчин.

Утырыш ахырында Рәгать Хөсәенов, барлык уртак тырышлыкларга карамастан,  наркотиклар золымы халык арасында, бигрәк тә яшь буынга бәйле рәвештә зур проблема булып тора, аерым борчу тудыра, диде. “Профилактиканы көчәйтергә, яшь буынны наркотиклаштыруга каршы көрәшне камилләштерергә, каршы торуның яңа нәтиҗәле чараларын  һәм профилактик эшне камилләштерү юлларын табарга кирәк", - дип  нәтиҗә ясады, бу юнәлештә яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният идарәләре, “фОРПОСТ” оешмасы алдында яңа эш ысуллары табу бурычын куйды.

Лениногорск үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты табиб-наркологы Владимир Баганов сүзләре буенча,  2022 елның 1 июленә наркология кабинетында наркотик матдәләргә бәйлелек синдромы булган 211 кеше исәптә тора, шуларның 32се-хатын-кызлар. Узган елның шул ук чорында исәптә 223 кеше булган, алар арасында- 34 хатын-кыз. Наркотик матдәләр кулланган өчен 168 кеше исәпкә алынган, алар арасында 12 хатын-кыз да бар. Узган ел шул ук чорда исәптә  169 кеше булган,  аларның 13 се хатын-кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев