Лениногорскида пенсионерлар укырга керде
Олы яшьтәге абый-апаларны компьютерда эшләргә өйрәтәчәкләр. Беренче дәресләр бишенче октябрьдә шәһәрнең 5нче мәктәбендә узды. Биредә өлкән "студентлар" интернет челтәре аша коммуналь түләүләр түләргә, табибка язылырга, туганнары белән аралашырга өйрәнәчәкләр. Курслар тәмамлангач, шәкертләр имтихан тотачак. Укыту бушлай алып барыла, дип хәбәр итә Лениногорск районындагы Россия Пенсия Фонды идарәсе.
Олы яшьтәге абый-апаларны компьютерда эшләргә өйрәтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев