Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида район башлыгы сайладылар

Бүген дүртенче чакырылыш Лениногорск муниципаль районы Советының беренче сессиясе узды. Көн тәртибенә район башлыгын сайлау мәсьәләсе куелган иде.



Район башлыгына бер кандидатура тәкъдим ителде, ул – Рәгать Хөсәенов.

Чыгыш ясаучылар Лениногорскиның социаль-икътисади яктан  үсештә булуын билгеләп, монда Рәгать Хөсәеновның зур өлеше барлыгын әйттеләр. Район башлыгы вазифасына Рәгать Хөсәенов кандидатурасы тәкъдим ителде.  

Сессиядә   Роосия  Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов  катнашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча Лениногорск  муниципаль районы башлыгы вазифасына Рәгать Хөсәенов  кандидатурасы белән чыкты.

Депутатларның яшерен тавыш бирүләре нәтиҗәсендә Рәгать Хөсәенов  район башлыгы итеп сайланды. Ул үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен белдерде, шәһәр һәм район өчен бар көчемне куеп эшләрмен, диде.

Шулай итеп, Рәгать Хөсәеновка 5 елга район дилбегәсен тапшырдылар.

Район башлыгы урынбасары итеп Сергей Вячеславович Тимаков сайланды.

 

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X