Заман сулышы

Лениногорскида үрнәк гаиләләр җитәрлек

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Яңа Шөгердә яшәүче Роберт һәм Резидә ХӘЕРТДИНОВЛАР авылдагы үрнәк гаиләләрнең берсе, икесе дә авылдашларының хөрмәтен яулаган кеше. Резидә Хатип кызы ике дистә елдан артык Шөгер мәктәбендә укытучы булып эшли. Роберт Хәләф улы күп еллар "Шушма" колхозында эшләп, хәзерге вакытта янгын сүндерү частендә...

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Яңа Шөгердә яшәүче Роберт һәм Резидә ХӘЕРТДИНОВЛАР авылдагы үрнәк гаиләләрнең берсе, икесе дә авылдашларының хөрмәтен яулаган кеше.

Резидә Хатип кызы ике дистә елдан артык Шөгер мәктәбендә укытучы булып эшли. Роберт Хәләф улы күп еллар "Шушма" колхозында эшләп, хәзерге вакытта янгын сүндерү частендә хезмәт куя. Өч бала - Рузилә, Альберт, Альбинаны тәрбияләп үстергән бу гаиләнең тарихы языла башлауга да августта 25 ел тула.

"Тату, башкаларга үрнәк булырлык яшәүнең сезнең гаиләдә үз сере бармы?" дип сорыйм хуҗабикәдән. "Бер-береңне аңларга тырышып, ачу сакламыйча, киңәшләшеп, хөрмәт итеп яшәүдәдер инде - төгәл генә рецепты юк, дип саныйм", ди ул.
Барлык туганнарны берләштерүче йортта абзар тутырып мал асраучы, умарта тотучы, тырыш, булдыклы балалар үстергән, аларга ныклы белем биргән бу гаиләне күптән белсәм дә, ачуланышканда, бер-берегезгә үпкәләшкән вакытны ничек уздырып җибәрәсез? дип тә кызыксынам. "Зурдан кубып ачуланышкан юк безнең", ди Резидә ханым, "Аллам сакласын", дип тә өстәде. Шундый сорау биргәнемә читенсенеп тә куйдым. "Вак-төяк үпкәләшкән вакытларда, Роберт беренче сүз ката, ул бит оршыша да белми", ди аннары, көлеп. Гомергә шулай була күрсен.
51 нче елын бергә гомер итәләр

Сарабикколда яшәүче Рубин абый белән Самия апа МУСИННАР илле елдан артык бер-берсен аңлап, саклап гомер итә.


Рубин абый белән телефоннан сөйләшкәндә, икенче трубкадан сүзгә Самия апа кушылды. "Ярым, әйе, шулай", дип иренең сүзен җөпләп куйды. Дөрес ишетәмме соң дип аптырап, кабатлап сорадым. "Әйе, бер-беребезгә исем белән дәшкән юк, "ярым", "газизем" дип эндәшәбез", - диләр. Бигрәк матур сүзләр дип, сокланып куйдым. Бер-береңне хөрмәт итү, бәлки, нәкъ шуннан башланадыр ул. Күп очракта матур сүзләр кызганабыз бит.
- Яши-яши, бер-береңә артык газизгә әйләнәсең икән ул, - ди алар. - Бер-беребездән башка яши алмыйбыз, бер-беребездән кадерле кеше юк.
Рубин абый белән Самия апа илле беренче елын бергә гомер итә.
- Илле дүртенче, дип төзәтә Рубин абый. Вәгъдәләшүләрен дә саный икән. Икесе дә Сарабикколда туып үскән егет белән кыз бик матур гына очрашып йөриләр. Рубин абыйга армиягә китәргә вакыт җиткәч, Самия апа көтәм дип вәгъдә биреп, озатып кала. Һәм көтә, өч ел көтә сөйгәнен.
- Ярты гасыр буе башкалар сокланырлык гомер итүнең сере нидә? - дим.
- Бер-береңне аңларга тырышырга кирәк, ди алар. Шулай ук сабырлык һәм түземлек кебек сыйфатлар да бик мөһим.
Һәм, әлбәттә, җиде мәртәбә үлчәп, бер кат кына кисү. Гаиләдә катлаулы хәл килеп туганда, уйламый-нитми, карар кабул итү - зур хата, диләр.
Алар икесе дә җыр-моңга гашыйк. Рубин абый 25 ел буе мәдәният казанында кайнаган. Башта Иске Шөгердә, аннары 18 ел буе Сарабиккол мәдәният йортын җитәкләгән. Хәзер дә чакырган җиргә бармый калган юк, ди. Самия апа да кимен куймый. Заманында икәүләп мәҗлес тоткан кешеләр, дип сөйлиләр алар турында.
- Биш баламны да бишек җыры җырлап үстердем, - ди Самия апа. Хәзер улларының барысы да башлы-күзле. Өчесе Яр Чаллы шәһәрендә, икесе Лениногорскида яши. Әби белән бабай инде унынчы оныкларын көтә.
Тормышны ярата торган кешеләр, дигән фикер туды алар белән сөйләшкәч. Әнә бит Самия апа:
- Бер дә аптырап утырмыйбыз. Абыең каршыма утыра да, баянда уйнап җырлап җибәрә, - ди:
Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын...
25 ел бергә яшиләр

Сугышлы авылында яшәүче Нәфис Мөгътәсим улы белән Розалия Нәбиҗан кызы САДРИЕВЛАРның тормыш корып, бергә яши башлауларына быел 25 ел тулды.


Бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергән әлеге гаиләгә авыл халкы сокланып карый. Алар бәхетле булуның серен кешегә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булуда күрә.
Гаиләгез тату булуының сере нәрсәдә дигән сорау белән, хуҗабикә - Розалия апага мөрәҗәгать иттем.
- Бернинди сере дә юк. Икәүләп башкалардан ким эшләмичә, балаларга яхшы тәрбия бирү турында уйладык. Бер-береңә юл бирү һәм кирәк вакытта гафу итә белү генә тормышны тотрыклы итә. Бер-беребезне хөрмәтләмәсәк, икәү болай озак яши дә алмас идек, - диде ул.
Икесе бер мәктәптән һәм сыйныфтан алар. Әлеге парга сыйныфташлары, дус-ишләре: «Сигез ел бергә укып, бер-берегездән туймаган идегез мени?», дип сорыйлар икән. Аларга да җавабы бер Розалия апаның: «Бер-беребезнең сулышын тоеп яшибез, бер-беребезгә кирәкбез», ди ул.
Менә шулай, гомер иткән һәр көннән зур чыныгу алып, киләчәккә якты өметләр баглап, башкаларга үрнәк булып яши ирле-хатынлы Садриевлар. Инде балалары да тормышлы булып, әби-бабайны онык белән куандырган. «Гаилә тормышы ул һәркөнне куелган тынгысыз хезмәт, тырышлык һәм һәркайсының сабырлыгы белән генә ныклы һәм бәхетле була ала», дигән фикердә Розалия апа.
32 ел бергә яшиләр

Яңа Иштирәк авылында гомер итүче Миңнегата абый белән Салиха апа МИФТАХОВЛАРның бергә торуларына 32 нче ел киткән.


Тормыш булгач, төрле хәлләр белән очрашырга туры килә, шулай да кирәк чакта сабыр булып, бер-береңне аңлап яшәгән пар өчен бу вакыт сизелмичә дә үтеп киткәндер. Хәер, сүзне Салиха апаның үзенә бирик әле.
- Шулай матур гына яшәвебезнең әллә нинди сере юк инде ул. Икебез бер авыздан сөйлибез. Ни хикмәттер, мин уйлап бетергәнче, ирем дә шуны планлаштырып куйган була. Теләк-ниятләребез туры килә. Яңа Иштирәктән икебез дә, бер мәктәптә укыдык. Нәсел-ыруларны белеп кавыштык. Белмим инде, әллә шулар тәэсир иткәндерме.
Өй эшләрен ничек бүлештегезме дисеңме, кызым? Мин озак еллар Шөгергә йөреп, андагы больницада терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләдем. Аннары авылдагы медпунктта да бу хезмәтемне дәвам иттем. Эшең шундый булгач, өйдә дә сирәк булырга туры килде. Шунлыктан бер арттырусыз әйтә алам: балаларны Миңнегата үстерде, бөтен эшкә өйрәтте, тегүгә кадәр, дөрес тәрбия бирде. Өйдәге мәшәкатьләр дә аңа төште. Аллага шөкер, хәзерге көндә ике кыз һәм бер улыбыз, балдан да татлы - ике оныгыбызга куанып яшибез.
Теги: 8 июля
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: