Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Россия ислам университеты вәкилләре булып китте

Яшь буынга әхлакый юнәлештәге тәрбияне гаиләдән тыш, тагын кем бирә ала? Бу хакта Мәгариф йортында шәһәр һәм район мәктәбе директорлары, укучылар катнашында узган очрашуда сөйләштеләр. "Ихлас" мәчетеннән килгән Булат хәзрәт Раупов әйтүенчә, яшьләрнең киләчәге өчен һәркем җаваплы: гаилә, мәктәп, шулай ук дин әһелләре дә. Әгәр балада әхлаклылык орлыклары салынган икән,...

Яшь буынга әхлакый юнәлештәге тәрбияне гаиләдән тыш, тагын кем бирә ала? Бу хакта Мәгариф йортында шәһәр һәм район мәктәбе директорлары, укучылар катнашында узган очрашуда сөйләштеләр.
"Ихлас" мәчетеннән килгән Булат хәзрәт Раупов әйтүенчә, яшьләрнең киләчәге өчен һәркем җаваплы: гаилә, мәктәп, шулай ук дин әһелләре дә. Әгәр балада әхлаклылык орлыклары салынган икән, киләчәктә аңа дөрес юлга юнәлеш бирергә кирәк. Моның өчен нәрсә эшләргә? Укучы мәктәпне тәмамлагач, дини-әхлакый юнәлештәге уку йортына керә ала, ди Булат хәзрәт. Бу көнне биредә Россия Ислам университетыннан килгән вәкилләр дә катнашты. "Университетны тәмамлау белән, хәзрәт яки абыстай булыргамы", дигән уй туарга мөмкин укучыларда. Бу очракта, бер яклы гына карарга кирәкми. Университетның тәрбия һәм оештыру эше буенча проректоры Ибраһим Шәйхабзалов әйтүенчә, уку йортының төрле юнәлешләре бар. Мәсәлән, лингвистика. Биредә тел белгечләре әзерлиләр. Соңыннан дәүләт үрнәгендәге диплом белән гарәп һәм инглиз телен укытырга була, яисә тәрҗемәче булып эшләргә мөмкин.
Экономика юнәлешендә исә дөнья икътисады белгече була аласың. Бу хәзерге вакытта актуаль, ди университет вәкилләре. Президент аппаратында, администрациядә эшләүчеләр дә бар. Укып бетергәч тә кайберләрен эшкә урнаштыру мөмкинлеге каралган икән. Уку бушлай, бары икътисад бүлегендә генә түләүле, анысы да елына 6-7 меңгә сыешып бетә, диләр. Иң мөһиме: биредә укучыларның кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары саклана, ягъни аңа күбрәк басым ясала. Төрле милләттәге студентлар бердәм булып яши, ди проректор.
Очрашуда катнашкан чыгарылыш укучылары сорау да бирде. Университетта кызларга яулык бәйләп йөрү тиешле икән, ә аннан чыккач, салып куя аласың. Егетләргә армиядән отсрочка алу мөмкинлеге бар. Читтән торып та укып була, анысы түләүле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам