Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида тиздән балалар поликлиникасы яңа урынга күчәчәк (фотолар)

Лениногорскида тиздән яңа балалар поликлиникасы эшли башлаячак. Бүгенге вакытта анда ремонт бара.


Булачак балалар поликлиникасында барган ремонт эшләре һәм биредә күрсәтеләчәк хезмәтләр белән якыннанрак таныштыру өчен Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров яшь әниләр белән очрашты. Балалар поликлиникасының яңа урыны эллеккеге хатын-кызлар консультациясе бинасында, бала тудыру йорты артында урнашкан.

Бина өч катлы, моннан тыш, подвал да файдаланылачак. Бүгенге вакытта төп ремонт эшләре инде ахырына якынлаша. Икенче һәм өченче катлар әзер диярлек, вак-төяк эшләр генә калган.

Яңа бинада балалар һәм аларның әти-әниләре өчен кирәк булган барлык уңайлыклар да исәпкә алынган. Биредә лифт эшличәк, өске катларга ике баскыч буенча менеп булачак. Икенче катта участок табиблары кечкенә пациентларны кабул итәчәк. Һәр табибның үз бүлмәсе булачак. Шушында ук уен бүлмәсе, балаларны ашату, кирәк булса юындырып алу өчен әниләр бүлмәсе эшличәк.

Тар белгечләр өченче катта эшлиячәк. Тагы бер мөһим яңалык – балалар хастаханәсенә аз дозалы рентген аппараты кайтартылган. Хәзер инде снимок ясау өчен башка җиргә чыгып йөрисе булмаячак. Гомумән алганда, эндоскопиядән тыш, биредә барлык процедураларны үтеп булачак.

Гөлназ Хәйретдинова фотолары

Тулырак газетның алдагы санында укый аласыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев