Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ТОСлар әниләрне хөрмәтләделәр (фотолар)

Шәһәребезнең ТОСларында Әниләр көненә багышланган чаралар үтте. 2нче, 6нчы, 11нче ТОС үзидарәләре әниләрне Балалар китапханәсенә чакырды. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән әдәби-музыкаль кичә викториналар, җырлар, уеннар белән үрелеп барды. Әниләрне Район башлага урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. ТОС рәисе урынбасарлары бүләкләр тапшырды. Азактан кунаклар табын янына бәйрәм чәенә җыелдылар. 7нче һәм 8нче ТОС...

Шәһәребезнең ТОСларында Әниләр көненә багышланган чаралар үтте.

2нче, 6нчы, 11нче ТОС үзидарәләре әниләрне Балалар китапханәсенә чакырды.

Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән әдәби-музыкаль кичә викториналар, җырлар, уеннар белән үрелеп барды.

Әниләрне Район башлага урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. ТОС рәисе урынбасарлары бүләкләр тапшырды. Азактан кунаклар табын янына бәйрәм чәенә җыелдылар.

7нче һәм 8нче ТОС әниләре 8нче ТОС үзәгендә җыелыштылар. ТОС рәисе урынбасарлары "Иң креатив әни" дип аталган конкурс үткәрделәр. Матурлык мастер-классы әниләр өчен чын сюрприз булды.

10нчы ТОС та үз әниләре өчен төрле чаралар үткәрде. 7нче мәктәптә бәйге-викториналар узды, 10нчы ТОС үзәгендә унике күпбалалы әни бәйрәм концерты һәм чәй табыны артында очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев