Заман сулышы

Лениногорскида Тукай урамында йөргәндә

Шәһәребездәге үзәк урамнарның берсе Тукай исемен йөртә. Аңа кайчанрак әлеге исем бирелүен белергә теләп, шул тирәдә яшәүче өлкән яшьтәгеләргә мөрәҗәгать иткән идем. Төгәл белүче булмады, ул баштан ук шундый исем белән йөртелмәдеме икән, дип кенә җавап бирделәр. Халык кызыксына, эзләнә Шәһәребездәге архив бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Аннан алынган рәсми...

Шәһәребездәге үзәк урамнарның берсе Тукай исемен йөртә. Аңа кайчанрак әлеге исем бирелүен белергә теләп, шул тирәдә яшәүче өлкән яшьтәгеләргә мөрәҗәгать иткән идем. Төгәл белүче булмады, ул баштан ук шундый исем белән йөртелмәдеме икән, дип кенә җавап бирделәр.

Халык кызыксына, эзләнә

Шәһәребездәге архив бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Аннан алынган рәсми хәбәргә караганда, әлеге урамга шагыйрь исемен 1955 елда биргәннәр. Шул елның 16 октябрендә шәһәр советы башкарма комитеты рәисе А.Иванов "Урам исемнәрен һәм йорт номерларын тәртипкә салу турында" дигән карарга кул куйган. Анда "Шәһәрдә урам исемнәренең кабатлануын истә тотып, 10, 10а, 18, 18а кварталларын кисеп үтүче урамга Тукай дигән исем бирергә" диелгән.

Тукта, безнең Тукай урамында нәрсәләр бар соң әле дип, язгы, җылы бер көнне әлеге урамны урап кайтырга булдым. Кызык, моңа хәтле бер дә бу турыда уйлап караган булмады. Баксаң, ул шактый "мәдәниятле" урам икән: шунда Тукай һәйкәле, фонтан, Мәдәният сарае, балалар китапханәсе, Үзәк мәйдан, "Китап" кибете урнашкан. Ул шәһәрнең буеннан - буена үтә һәм утыз өченче йорт белән тәмамлана. Бәлки, арырак китеп тагын биналар бардыр, тик күпкатлы йортлар шунда бетә. Аннан әлеге урамда сыраханәләр күрмәдем, шунысы күңелгә бик ятты, шикле генә бер киоск һәм ел ярым тирәсе элек ачылган интим-кибеттән кала, әлбәттә.

Китап кибетенә керми үтеп китеп булмады инде. Татар телендәге китаплар сата торган бүлектә Г.Тукай китаплары белән кызыксындым. Юк дип, зарланып булмый икән, җиде китабын санадым.

- Менә монысының эчке битләрен карадыгызмы, төсле итеп ясалган, - дип күрсәтте сатучы. "Минем гаилә" дип атала ул һәм шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләре тупланган. Бер сүз әйтеп булмый: бик матур заманча итеп эшләнгән.

- Күбрәк укытучылар сатып аладыр инде, - дип сорыйм.

- Юк, нигә алай дисез, укытучылар гына түгел, өйдә булсын дип алучылар, балалары өчен эзләүчеләр, бар, - ди. Аннан балалар өчен шагыйрьнең "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык" әкиятләрен туплаган калын булмаган төсле китаплары бар, бәяләре 65 сумнар тирәсе, бугай.

- Боларның русчасы да бар иде, анысын алып бетерделәр, татарчасы да аз калды инде, - ди.

Димәк, кирәк Тукай китаплары, халык кызыксына, эзләнә укый.

Көчле әйткән

Шагыйрь белән турыдан-туры бәйле тагын бер урын - Тукай һәйкәле. Аның кайчанрак ачылуын белү өчен архивка мөрәҗәгать итеп тору кирәкмәде, бүгенгедәй хәтердә: 2000 елның сентябре иде ул. Менә 15 елдан артык без Тукайлы икән инде. Ачылу тантанасында һәйкәлнең фонтан белән Мәдәният сараеның арткы ягында урнашкан китапханәнең милли бүлеге арасында урнашуына аерым игътибар итеп сөйләгәннәр иде. Кызганыч, хәзер бүлек башка урынга күчте, юкса, бер-берсен тулыландырып торырлар иде.

Әлеге һәйкәл янында бик еш төрле чаралар үткәрелә, дип әйтеп булмый, чәчәкләр торганын да күргән юк. Шулай да елына бер тапкыр шагыйрьнең туган көнен һәйкәл каршында билгеләп үтү гадәткә керде. Шәһәрдә Тукай һәйкәле барлыкка килгәннән соң, булса шул берәр тапкыр гына ул башка җирдә үткәрелгәндер, анысы да һава шартларына бәйле рәвештә.

- Мин көн дә шушы һәйкәл яныннан үтеп йөрим һәм анда язган "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" дигән сүзләрне кабатлап, кара әле ничек көчле итеп әйтә алган бит, дип сокланам, - ди Наҗия апа.

- Ә сез Тукайның кайсы шигырьләрен беләсез, - дип сорыйм.

- Тукта әле, кисәк генә сорагач, аптырап та киттем, дип әзрәк уйлап торды, аннан:

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт? -

Йә, әйтеп кара, дип шагыйрьнең "Ел фасыллары" шигырен тезеп китте.

- Әле быел яз кар эрегәндә дә шушы юлларны кабатлап йөрдем. Миндә аның китабы бар, гел шуны алып укыйм, күңелләрне тынычландыра, - ди.

Ярар, минәйтәм, юл уңды: шагыйрь иҗатын шактый яхшы белә торган кешене очраттың. Шуннан ерак түгел кечкенә кызы белән йөрүче яшьрәк хатын:

- Нигә белмәскә, Тукайның 26 апрельдә тууын беләм. Шигырьләреннән, "Туган тел"не инде, тик сезгә ахырга хәтле сөйләп бирә алмаячакмын, - диде. Өченче мөрәҗәгать иткән кешем татарча белмәүче татар кешесе булып чыкты. Тукайның шагыйрь булуын һәм аның "Шүрәле" әсәрен язуын беләм дип, юлын дәвам итте.

26 апрельдә Г.Тукай һәйкәле янында шагыйрьгә багышланган бәйрәм чарасы үтә. Сәгать 10 да башлана. Килми калмагыз.

Алсу Миңнебаева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: