Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче бер парның алтын туе

Шәһәребездә яшәүче Люция апа һәм Минзаһит абый Зариповларның бергә гомер итә башлауларына шушы көннәрдә 50 ел тула. Мин килеп кергәндә, бергәләп мәш килеп дәрес әзерләп утыралар иде. Өченче сыйныфта укучы оныклары Булатка өй эшен эшләргә ярдәм итүләре икән. - Картаерга вакыт юк, һаман әле укыйбыз, - дип елмаеп каршы алдылар...

Шәһәребездә яшәүче Люция апа һәм Минзаһит абый Зариповларның бергә гомер итә башлауларына шушы көннәрдә 50 ел тула.
Мин килеп кергәндә, бергәләп мәш килеп дәрес әзерләп утыралар иде.
Өченче сыйныфта укучы оныклары Булатка өй эшен эшләргә ярдәм итүләре икән.
- Картаерга вакыт юк, һаман әле укыйбыз, - дип елмаеп каршы алдылар мине. Ачык, көр күңелле кешеләрнең өе дә якты һәм тыныч. Юбилярлар - гомер юлын илле ел бергә үтүчеләр белән бик тиз уртак тел табып, күптәнге танышлар кебек иркенләп сөйләшеп утырдык.
Азнакай районы Урсай авылы егете Мөслим районы Митрәй авылында туган кыз белән Казан шәһәрендә укыганда таныша. Бу - Люция апаның университетның соңгы курста, ә Минзаһит абыйның исә читтән торып укый башлаган чоры.
- Август аенда таныштык, ә суык декабрьдә кавыштык, - ди алар. Бүген дә, бер-берсенең күзләренә генә карап торалар, яратышып гомер итүләре әллә кайдан күренеп тора. Бәхетле, ныклы гаиләнең сере нидә дигән соравыма:
- Ышанырсызмы, юкмы, илле ел яшибез, бер генә дә ныклап торып ачуланышканыбыз булмады, - ди хуҗабикә.
Алар турында тулырак - "Заман сулышы"ның 25 декабрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 50 лет совместной жизни