Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Мөхәммәдҗановлар гаиләсе Бриллиант туйларын билгеләп үтә

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Лениногорскида  яшәүче Зәкия апа белән Харис абый Мөхәммәдҗановлар гаиләсе дә күп елларны бергә яшәүне- зур бәхет, дип саный.

Бүген  85 яшьлек Харис абый  белән 81 яшьлек Зәкия апа Мөхәммәдҗановлар үзләренең бриллиант туйларын – бергә кушылып яшәүләренә 60 ел тулуны билгеләп үттеләр. 
“Сез ничек таныштыгыз, күпме дуслашып йөрдегез һәм ничек өйләнештегез?” дигән соравыма икесе бер тавыштан: “Ай чамасы гына дус йөрдек тә өйләнештек”,- диләр көлешеп. 
Тумышлары белән икесе дә Бакудан алар. Харис абыйның апасы чая кыз Зәкияне бер күрүдә ошатып, мин сине үзебезгә киленлеккә алдыртам, безнеке буласың, - ди. Әйткәнчә,  ике яшь йөрәкне таныштырып, ноябрьдә кавыштырып та куялар. 
Хәзер аларның бергә яшәүләренә алты дистә ел үткән. Күпме шатлыкларны, күпме авырлыкларны кичергәннәр бергәләп. Ике балага тәрбия биргәннәр. Ике онык һәм өч оныкчыклары бар.
-    Аллага шөкер, балаларыбыз тәртипле һәм тырыш  булды. Улыбыз-очучы, хәзер гаиләсе белән Казанда яши.  Кызыбыз да тормышта үз юлын тапты, санитар тәбибы булып хезмәт итте. Ул Лениногорскида яши. Бүген үзләрен кич кунакка көтәбез, - ди Зәкия апа горурлык хисләрен кичереп.
   Безнең якларга  алар 1991 елны кайтып  урнашканнар. Башта Шөгердә төпләнеп,  ун ел артык үз йортлары белән яшәгәннәр.
-    Гомер буе шәһәрдә яшәгәч, авыл тормышына өйрәнүе башта җиңелләрдән булмады. Шәһәрдә туып-үскән кыз буларак,  бәрәңгене ничек  утыртырга кирәклеген дә юньләп белми идем. Нужа бабай өйрәтте. Үз йортыбыз белән яшәгәндә бакча тутырып кара, кызыл карлыганны, кура җиләген дә тырышып үстердем, - ди хуҗабикә.
Хәзер алар бөтен уңайлыклары булган купфатирлы йортта, шөкерана итеп яшиләр. 
Сөйкемле пардан бәхетле гаилә серләре белән кызыксынмый булдыра алмадым. -Бу яшьтә “яратам” дип бер-беребезне сөешеп утырмасак та, көннән-көн кадеребезне белеп, бер-беребез белән аңлашып  яшибез. Иң беренче чиратта, тормыш иткәндә сабыр булу кирәктер”, - ди Зәкия  ханым тыйнак кына. Харис абыйның яшүсмер чагы Балалар йортында үткән, шуңа да  гаилә җылысының кадерен аеруча да белә ул “Зәкияне очратуым белән мин бәхетле”, - дип сүзен кыска тотты. 
Аларга исәнлек-саулык, тыныч картлык, балаларының, оныкларының бәхетләрен тоеп яшәргә язсын иде. Шундый тату гаиләләр, якты, ачык картлар яшь парларга үрнәк булса иде. Бергә тора алмыйча, уртак тел табалмыйча, аерылышкан яшьләр алтын көзгә җиткән картларга карап үз тормышларын корса иде.
Харис абый белән Зәкия апа туй көннәре белән  7нче ТОС рәисе урынбасары Зилә Мөдәрисова котлады һәм җирле администрация исеменнән бүләк тапшырды.

текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X