Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Сәгыйровлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте (ФОТОЛАР)

Лениногорск шәһәре Никахлашу сараенда бергә гомер итүләренең "Алтын юбилеен" билгеләп үтүче Сәгыйровлар гаиләсен балалары, якыннары котлады, дип хәбәр иттеләр ЗАГС бүлегеннән. Бу - Фәрит Фатыйх улы белән Роза Гариф кызының олы бәйрәме. Алар моннан нәкъ 50 ел элек Лениногорск районының Кузай авылында бергә гомер итә башлыйлар. Фәрит абый тумышы белән...

Лениногорск шәһәре Никахлашу сараенда бергә гомер итүләренең "Алтын юбилеен" билгеләп үтүче Сәгыйровлар гаиләсен балалары, якыннары котлады, дип хәбәр иттеләр ЗАГС бүлегеннән.
Бу - Фәрит Фатыйх улы белән Роза Гариф кызының олы бәйрәме. Алар моннан нәкъ 50 ел элек Лениногорск районының Кузай авылында бергә гомер итә башлыйлар.
Фәрит абый тумышы белән Чирмешән районының Туймәт авылыннан, Роза ханым Лениногорск районы Тукмак авылында туып үскән. Алар ике бала үстереп, бүгенге көндә биш оныклары һәм бер оныкчыклары бар.
Ярты гасыр дәверендә бу пар бер-берен яратып, кулга-кул тотынышып, авырлыкларны да бергә кичеп чыккан.
Чын күңелдән юбилярларыбызны котлап, аларга тормыш учакларының сүнмәвен һәм алга таба да тыныч, якты һәм тигез тормышта яшәүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев