Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида юл һәлакәте, дүрт айга

Быелның дүрт ае эчендә Лениногорск муниципаль районында 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анда дүрт кеше үлгән, 21 кеше төрле дәрәрәҗәдәге җәрәхәтләр алгән. Шәһәрдә -8, районда 9 юл һәлакәте булган. Әлеге чорда машина йөртүче гаебе белән -12, пассажир гаебе белән -1-, җәяүле гаебе белән 4 юл һәлакәте теркәлгән. Балалар һәм яшүсмерләр катнашында...

Быелның дүрт ае эчендә Лениногорск муниципаль районында 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анда дүрт кеше үлгән, 21 кеше төрле дәрәрәҗәдәге җәрәхәтләр алгән.


Шәһәрдә -8, районда 9 юл һәлакәте булган.

Әлеге чорда машина йөртүче гаебе белән -12, пассажир гаебе белән -1-, җәяүле гаебе белән 4 юл һәлакәте теркәлгән.

Балалар һәм яшүсмерләр катнашында 1 авария булып, анда 1 бала зыян күргән.

Төрләренә килгәндә, каршы як полосага чыгу, тизлек режимын сакламау - төп сәбәпләр булып тора.

Дүрт ай эчендә матди зыян китерү белән бәйле 329 юл һәлакәте теркәлгән. Анализ күрсәткәнчә, иң күп авария бәрелешү нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авария күп булган көннәр җомга, шимбә, иртәнге алтыдан көндезге 12гәчә.

Гыйнвар-апрель аенда Лениногорск буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 9мең 963 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын теркәгән.

Исерек килеш руль артына утырган 110 кешегә карата административ эш кузгатылган. Бу - үткән елдагыдан 9,1 процентка кимрәк. Моны юл кагыйдәләрен бозучыларга карата чараларның катгыйлануы белән аңлаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев