Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Борлиант әби Мөхәммәдиевага - 90 яшь (ФОТОлар)

Бүген шәһәрдәшебез, Тыл хезмәтчәне Борлиант әби Мөхәммәдива 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Юбилярның өен мул табын, матур-матур чәчәк бәйләмнәре бизәсә, күңелен Мәскәүдән, Чаллыдан кайткан, янында булган балалары сөендерә.

Тумышы белән Борлиант әби Иске Иштирәк авылыннан. Аның яшьлегенә ачы сугыш еллары туры килә. Ул, яшүсмер кыз, кырда эшләүчеләргә ашарга пешереп илтә, җәен урак йстендә комбайнчыларга булыша. Сугыштан соңгы еллар  да бик авыр була. Яшь кызлар, шулар арасында Борлиант та, Иштирәктән Бөгелмәгә йә җәяү, туры килгәндә үгез җигеп, икмәк ташый, Норлат урманнарында ир-атлар урынына утын да кисәләр.

Күпне күргән Борлиант әби бүгенге көненә шөкер итеп, балаларының җылы тәрбиясендә гомер кичерә.

Юбилярны котларга 11нче ТОСС рәисе урынбасары Лиана Габидулина килгән иде. Ул РОссия Президентының Котлау хатын һәм җирле администрация исеменнән бүләк тапшырды.

Текст һәм фото: Лиана Габидулина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X