Лениногорскилы бәйгедә «Зыялы кыз» буларак танылды
Түбән Кама педагогия колледжында узган "Татар кызы - 2016" республика бәйгесенең финалында бездән Илүзә Газимҗанова уңышлы чыгыш ясады. Быел мактаулы исем өчен 39 кыз көрәште, финалга ун катнашучы сайлап алынды. Кызлар 5 сынау этабы үтәргә тиеш иделәр. Бу конкурста кызларның сүзгә осталыгы, ягымлы сөйләшүе, татар телен, аның тарихын камил белүенә...
Түбән Кама педагогия колледжында узган "Татар кызы - 2016" республика бәйгесенең финалында бездән Илүзә Газимҗанова уңышлы чыгыш ясады.
Быел мактаулы исем өчен 39 кыз көрәште, финалга ун катнашучы сайлап алынды. Кызлар 5 сынау этабы үтәргә тиеш иделәр. Бу конкурста кызларның сүзгә осталыгы, ягымлы сөйләшүе, татар телен, аның тарихын камил белүенә игътибар ителде. Лениногорск музыка-сәнгать педагогика колледжы студенты Илүзә Газимҗанова бәйгедә лаеклы чыгыш ясады һәм "Зыялы кыз" номинациясендә җиңеп чыкты. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев