Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Илгизәр Гәрәевка Мактау грамотасы тапшырылды (фото)

Шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясен күңелле мизгелдән башладылар: Лениногорскиның мактаулы гражданины, нефть промышленносте ветераны Илгизәр Харисович Гәрәевка озак еллар нәтиҗәле эшләве, җәмәгатьчелек эшчәнлеген актив алып баруы, шәһәр һәм районның социаль үсешенә өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы тапшырылды. Озак еллар "Лениногорскнефть" идарәсендә ветераннар советын җитәкләгән Илгизәр Гәрәев хәзер лаеклы ялда....

Шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясен күңелле мизгелдән башладылар: Лениногорскиның мактаулы гражданины, нефть промышленносте ветераны Илгизәр Харисович Гәрәевка озак еллар нәтиҗәле эшләве, җәмәгатьчелек эшчәнлеген актив алып баруы, шәһәр һәм районның социаль үсешенә өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы тапшырылды.

Озак еллар "Лениногорскнефть" идарәсендә ветераннар советын җитәкләгән Илгизәр Гәрәев хәзер лаеклы ялда. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов аңа армый-талмый хезмәт иткәне өчен рәхмәтен җиткерде, 4нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе булып эшләгән елларында шәһәр өчен бик күп файдалы эшләр башкаруын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев