Заман сулышы

Лениногорскилы Радия апа Ленинград блокадасы турында сөйли

Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы - иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Ленинградның батыр халкы, 3 ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерде, ләкин бирешмәде. Язмамның төп герое бу куркыныч көннәрне ишетеп түгел,...

Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы - иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.
Ленинградның батыр халкы, 3 ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерде, ләкин бирешмәде. Язмамның төп герое бу куркыныч көннәрне ишетеп түгел, үз күзләре белән күргән. Сүзем Ленинград блокадасын кичергән якташыбыз Радия Ахун кызы Гәрәева турында.
- Сугыш башланганда, миңа бары тик 5 кенә яшь иде. Ләкин ул чакта күргәннәрне, ул вакыттагы кичерешләрне мәңге онытасым юк. Төннәрен уянып, фаҗигале, авыр балачагым хакында уйланып йоклый алмыйча ятам.
Әтиемне сугыш башлану белән фронтка алдылар. Озак та тормый, 1941 елның сентябрендә, аның Белоруссия җирендәге бәрелешләрдә һәлак булуы турында «кара» хәбәр килде. Без өч хатын-кыз: әни, мин һәм ике яшьлек сеңелем яклаучысыз калдык. Әнием, урыны оҗмахта булсын, бик сабыр, бик нык кеше иде, авырлыкны күп күрсә дә, 89 яшенә җиткәнче гомер итте. Аның: "Без бит ут астыннан чыктык, без күргәнне эт тә күрмәде," - дип әйтә торган гадәте бар иде.
Ул дәһшәтле елларда кечкенә булсам да, шунысын яхшы хәтерлим: бик салкын, бик куркыныч һәм бик караңгы иде. Таң беленү белән, көрәк тотып, әни окоп казырга китә, ә без сеңелем белән бер-беребезгә сыенышып, көнозын өйдә утырабыз. Һава тревогасы ишетү белән күршеләр, әни шулай үтенгәч, безне дә үзләре белән бомбадан качу урынына алып китәләр иде. Шундый авыр шартларда 900 шомлы көн һәм төн үткәрдек. Авызыбызга тәүлеккә бер тапкыр гына ризык эләгә, әни дөм караңгыда гына кайта. Сеңелем белән миңа 150 грамм, үзенә 250 грамм ипи кисәге һәм бераз су алып кайта иде. Кыш көне бозны эретеп эчкән очраклар да аз булмады.
Шуларны искә төшерсәм, хәзер дә куркуымнан калтыранып китәм, - ди Радия апа. Һәм дәвам итә:
- Ленинград шәһәрен азат иткәннән соң да җиңел булмады. Безне әтиебезнең туган ягы- Әгерҗе районы Иж-Бубый дигән авылга товар ташый торган поездга утыртып озаттылар. Без бик озак, бер ай кайттык, чөнки кыска юл белән кайтып булмый, тимер юллар җимерек иде. Сугыш әле бетмәгән, әле монда шартлау ишетелә, әле тегендә бертуктаусыз ядрә ява. Без кайта торган поездга да бомба тиде. Андагы мәхшәрне сөйләп бетерә торган түгел. Шушы кайнар ноктада, шушы кышкы чатнама суыкта ничек исән калдык икән, дип хәйран калам. Кар-буран аша көч-хәл белән якындагы бер станцияга барып җиттек һәм Казанга юнәлдек. Шундый җәфа-газаплар белән әтиемнең туган авылына кайтып төштек, әмма безне колач җәеп каршы алучы булмады, әтиемнең бертуган апасы һәм газиз әбием безне өйгә кертмәде. Торыр- сыеныр урын тапмый, әле бер күршедә, әле икенче кешедә кунып, ачлы-туклы, иза чигеп озак йөрдек. Шулай авылдан-авылга эш, яшәргә урын эзли торгач, Үтәгән дигән авылга сыерлар фермасына кереп урнаштык. Сыер савучы апалар безне җәлләп җылы сөт эчерә, кайчакта ипи дә алып килә иде.
Сугыш тәмамлангач, 1945 елда, безне кабат Ленинград шәһәренә чакырып кайтардылар. Безнең кебек ач-ялангач балаларны, дүрт катлы фин йортына урнаштырып, баштанаяк киендерделәр. Бераз ныгыгач, кабат үз йортыбызга кайттык. Элеккеге коммунал торактан берни дә калмаган иде, әсир немецлар төзеп калдырган баракка яшәргә күчтек. Фәкыйрьлек, юклык үзен бик нык сиздерде. Чүплектәге суган, кишер, бәрәңге кабыкларын җыеп тукландык. Ахыр чиктә ачлыктан тагын шешендек һәм сеңелем Галия белән хастаханәгә эләктек. Анда безнең кулга төшебезгә дә кермәгән ярты кирпеч ак ипи, 2 шакмак шикәр, бер пачка эретелгән сыр, зур алма тоттырдылар . Хастаханәнең баш табибы әнигә безне интернатка урнаштырырга тәкъдим итеп караган, тик әни ризалашмаган. Аның: "Сезне миннән күп мәртәбәләр алып китәргә теләделәр, тик мин гел каршы төштем. Чолганыштан күпләрне тыныч урынга озатырга тырыштылар, ә берсендә бала-чага төялгән корабльга дошман ядрәсе тиеп, ул су астына китте.
Гомерегез булгандырмы, әллә әткәгезнең әманәте коткаргандырмы, белмим," дип сөйләгәне истә калган, - ди Радия ханым, хатирә йомгакларын сүтә-сүтә.
Чынлап та, әтисе Ахун абый яу кырына киткәндә: "Кызларыбызны берүк саклый күр, үз яныңнан беркая да җибәрмә,"- дип бик ныклап әйтеп калдыра.
Әнисе, Майҗамал апа, ике кызы белән 1948 елда, чарасызлыктан, кабат Иж- Бубыйга кайтып китә, ләкин аларны колач җәеп каршы алучы булмый. Туган җирендә дә урын тапмый бик озак йөри алар. I-II сыйныфны Радия апа Уралда укыса, III-IV сыйныфны Комида тәмамлый.
Ә Лениногорск шәһәренә алар вербовка белән 1954 елда килә. Горький урамындагы баракта яшәп, төзелештә эшлиләр. "Пионерлар йорты, Заварыкин урамындагы ике катлы өйләрне салуда минем дә өлеш бар. Ул вакытта траншеяларны, җылылык кертү трассаларын кул белән казый идек," - дип горурланып сөйли ветеран.
Соңрак Радия апа төзелеш-монтаж идарәсендәге котельныйда утыз ел мич ягучы булып эшли.
1960 елда Әнвәр исемле уңган-булган егет белән тату тормыш корып, ике кыз һәм бер ир бала үстерәләр. Кызганыч, ире вакытсыз дөньядан китеп бара. Радия ханым бүгенге тормышыннан бик риза. Балаларының, оныклары һәм оныкчыкларының ярдәмен, хөрмәтен тоеп яши.
Ленинград блокадасын кичергән балаларны дәүләт тә онытмый. Ветеранны туган шәһәренә дәшкәннәр, тик ерак юлга чыгарга җөрьәт итми. Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел уңаеннан, Россия Президенты В. Путиннан хат килгән. Ә 60 еллык юбилей уңаеннан чыккан "Они выжили, выстояли, и победили" исемле китапка Радия ханымның һәм якыннарының исеме кергән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: