Заман сулышы

Лениногорскилы Зәйнәп Хабетдиновага – 97 яшь

Зәйнәп әби Хабетдинова туксан җиде яшендә исән-сау яшәп ятуын Ходай биргән бүләк, дип саный. Кирлегәч авылында дөньяга килгән ул. Аннары бик яшьли килеш Түбән Чыршылыга килен булып төшкән. - Кешене күрмәдем, башны күтәрмичә, иртәннән кичкә кадәр колхозда, кырда эшләдем, - ди Зәйнәп әби. - Сәламәтлегем нык булды, бервакытта да чирләмәдем,...

Зәйнәп әби Хабетдинова туксан җиде яшендә исән-сау яшәп ятуын Ходай биргән бүләк, дип саный.
Кирлегәч авылында дөньяга килгән ул. Аннары бик яшьли килеш Түбән Чыршылыга килен булып төшкән.
- Кешене күрмәдем, башны күтәрмичә, иртәннән кичкә кадәр колхозда, кырда эшләдем, - ди Зәйнәп әби. - Сәламәтлегем нык булды, бервакытта да чирләмәдем, эштән, кешеләрдән зарланмадым, - дип өсти.
Колагы бераз начаррак ишетә үзенең, ләкин күзе әйбәт күрә - бүген дә китап һәм газет укый, үз аякларында йөри алуына сөенеп бетә алмый. "Ходай шушы байлыгымнан мәхрүм итмәсен", ди.
Ире белән нибары 5 ел гына яшәп калырга өлгерә. Сугыш башлангач, 1941 елда ире фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Зәйнәп әби ике бала белән тол кала. Ул замандагы авырлыкларны авыл халкы белән бергәләп күтәрә, балаларын ялгызы гына үстерә, авыл халкы белән аралашып, ярдәмләшеп яши.
Зәйнәп әби һәрвакыт Аллаһка сыена. Авыл халкына кайгы килгәндә, авылдашларын соңгы юлга озатканда, авырулар төшкәндә, Аллаһыдан иңгән догаларын укып, кайгыдан чарасыз калган кешеләр күңеленә яктылык өсти, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Бүгенгесе көндә күпчелек вакытын дога укып үткәрә. "Заман сулышы" газетын да яратып укып бара.
Бүлки, күңеле гел яхшыда булганга, Ходай Тәгалә аңа хәерле озын гомер, бәхетле картлык биргәндер. Күркәм сабырлыгы булган Зәйнәп әбигә улы Ядъкәрнең кызы - оныгы Алияне дә үстерергә насыйп була.
Балаларын, аннары оныгы Алияне үстереп кеше итим дип, эшли Зәйнәп әби. "Ирем белән бик тату яшәдек, эштән куркып тормадык", дип яшьлеген искә ала.
- Балаларны карарга кайнанам ярдәм итте, аның белән 15 ел яшәдек. Элек колхозда эш күп иде бит. Басу-кырлардагы чөгендере дә, бәрәңгесе дә колхозчы җилкәсенә төште. Үз хуҗалыгыбызда да мал-туар, кош-корт күп. Барысына өлгерергә кирәк. Шулай да, балаларымны тиешенчә тәрбияләдем, кешедән ким-хур булмасыннар дип тырыштым. Хәзер менә үзем бала тәрбиясендә. Аллага шөкер, балалар хөрмәт итә, - ди ул. Оныгы Алияне хәер-догасыннан, киңәшеннән бер дә калдырмый. Бүгенге көндә аның тәрбиясендә Лениногорск шәһәрендә яши. Ветеранның тол калган хатыны буларак, хөкүмәт аңа фатир биргән. Һәр көнен ул аклык-пакълек, акыл һәм әдәп белән үткәрә.
Балалар, оныклар исән-сау булганда, тормышның вак-төяге сизелми, ди ул. Туганнары турында якты истәлекләр генә саклый, туганнары күп булган аның: гаиләдә алты бала үскәннәр. Бүген бертуганнарыннан үзе генә исән-сау. Оныкларын да һәркайсын исемләп хәтерли.
Элекке елларны хәзерге тормыш белән чагыштырырлык түгел, ди ул.
- Ишле гаиләнең көнкүреше заманасына күрә җитеш иде, ишегалды тулы мал-туар тоттык, иген иктек. Җәйгә чыгу белән кышка утын әзерли идек, хәзер ул мәшәкать тә юк, өйләргә газ кергән. Тик менә авыл халкы урамы-урамы белән сыер да тотмый, каз-үрдәк дә үрчетми, - дип борчылып алды.
Авыл халкы Зәйнәп әбинең ярдәмен онытмый, хәлен барып белүчеләр дә күп. Җәйләрен үзе дә авылга кайтып, авылдашларын күреп, Көръән аять-сүрәләре укып килә.
Бүген саф күңелле Зәйнәп әбине хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Гомерендә авырлыкны күп күргән авылдашыбызны бүгенге рәхәт тормышта озак гомер итүен телибез.

Теги: Юбилей
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: