Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар депутатка нинди сораулар белән килә

Узган атнада «Бердәм Россия» партиясенең унбиш еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында, лениногорскилыларга Россия Дәүләт Думасы һәм республика Дәүләт Советы депутатлары белән очрашу мөмкинлеге оештырылган иде. "Заман сулышы" корреспонденты шундый очрашуларның берсендә булып кайтты. Тимәш авылында яшәүче Айрат Габидуллин депутат Ринат Хәйров янына юл проблемасы китергән. Беренче чиратта, аны...

Узган атнада «Бердәм Россия» партиясенең унбиш еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында, лениногорскилыларга Россия Дәүләт Думасы һәм республика Дәүләт Советы депутатлары белән очрашу мөмкинлеге оештырылган иде.

"Заман сулышы" корреспонденты шундый очрашуларның берсендә булып кайтты.

Тимәш авылында яшәүче Айрат Габидуллин депутат Ринат Хәйров янына юл проблемасы китергән. Беренче чиратта, аны зур юлда тротуар булмавы бик борчый. Бу проблеманы күптән күтәреп килсә дә, әлеге юл региональ трассадан исәпләнә, шуңа күрә юлны яңарту, үзгәртү кебек эшләрне башкару җиңелләрдән түгел, бөтен нәрсә финанс мәсьәләсенә килеп төртелә, ди.

Авылдашларын тротуарлы итәргә бик теләсә дә, тиз генә башкарып чыга торганнардан түгел икән шул. Әмма авыл җирлеге башлыгы белән киңәшләшеп, юлны төзекләндерү өчен проект төзеп, республика Муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан үткәрелә торган грант бәйгесендә катнашып карарга киңәш иттеләр. Бәлки, барып чыгар, дигән өмет уяттылар.

Икенче булып депутат белән күрешергә район аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Глухова керде. Ул депутат янына тәкъдим белән килгән.

-​ Лениногорск яшьләре белән эшлекле очрашу оештырып булмасмы икән. Алар сезгә сорауларын бирә алыр иде, Яшьләр парламентына үтенечләрен җиткерергә менә дигән мөмкинлек булыр иде, - диде. - Киләчәктә шәһәребездә Яшьләр үзәге барлыкка килсә, без бик шат булыр идек, - дигән хыялын да җиткерде.

Ринат Хәйров берсүзсез, яшьләр белән аралашырга, очрашуларда катнашырга риза булуын әйтте.

Ә менә "Мәрхәмәтлек өләш", ( "Дари добро") хәйрия оешмасы җитәкчесе, Гүзәл Ногманова кабул итү бүлмәсенең бусагасын, матди ярдәм булмасмы икән, дип өметләнеп атлап кергән.

Әлеге оешма шәһәребездә әле күптән түгел генә барлыкка килде. Әмма бик мөһим: мөмкинлеге чикле балалары булган гаиләләргә ярдәм итү бурычын үти. Күптән түгел биналы да булганнар, аны да тәртипкә китереп бетерәсе бар. Депутатны менә шулар белән таныштырды, киләчәктә башкарыласы эшләре, планнары турында сөйләде ул.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев