ҖӘМГЫЯТЬ
Лениногорскилылар "Ел хатын-кызы" конкурсы җиңүчеләре (фотолар)
17 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зональ туры узды.
"Хатын-кыз - ана" номинациясендә Югары Чыршылы Мәдәният йорты директоры, 5 бала әнисе Резедә Вафина, "Өченче буын героинясы" номинациясендә Галия Рәхимова, "Минем һөнәрем-минем язмышым"да "Лениногорскнефть" идарәсендә эшләүче оператор Татьяна Бронникова, "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә...
17 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зональ туры узды.
"Хатын-кыз - ана" номинациясендә Югары Чыршылы Мәдәният йорты директоры, 5 бала әнисе Резедә Вафина, "Өченче буын героинясы" номинациясендә Галия Рәхимова, "Минем һөнәрем-минем язмышым"да "Лениногорскнефть" идарәсендә эшләүче оператор Татьяна Бронникова, "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә Лениногорск нефть техникумы татар теле укытучысы Наилә Багманова беренче урыннар яулады.
"Лидер ир-ат" итеп шәһәребезнең балалар музыка мәктәбе директоры Рафаэль Әхмәтҗанов танылды, "Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат" номинациясендә Фәрит Нәбиуллин җиңүче булды.
Шулай ук 11нче гимназия өстәмә белем бирү укытучысы Зөмәрә Шәрәпова, "Яшьләр эше, спорт һәм туризм" идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глуховадипломнар белән бүләкләнде.
Барлык катнашучылар 6 март көнне Казанда узачак Гала-концертка барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев