Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, киләсе атнага йолдызнамә

30 гыйнвар - 5 февраль КУЧКАР (21.03-20.04)ларның бу атнасы көнкүрешкә, күнегелгән нәрсәләргә бәйле булыр. Өйдәге җыештыру-төзәтү эшләре дә, берәр туганыгызга ярдәм итү дә сезнең өстә булачак. Үзегез турында да онытып җибәрмәгез. Ял һәм хезмәтне белеп аралаштырыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар өчен бу атна романтик өлкәдә бик борчулы булыр. Элегрәк ошатып йөргән кешегезгә...

30 гыйнвар - 5 февраль
КУЧКАР (21.03-20.04)ларның бу атнасы көнкүрешкә, күнегелгән нәрсәләргә бәйле булыр. Өйдәге җыештыру-төзәтү эшләре дә, берәр туганыгызга ярдәм итү дә сезнең өстә булачак. Үзегез турында да онытып җибәрмәгез. Ял һәм хезмәтне белеп аралаштырыгыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар өчен бу атна романтик өлкәдә бик борчулы булыр. Элегрәк ошатып йөргән кешегезгә карата хисләрегез кечкенә генә конфликттан да суыныр, мөгаен. Иң яхшысы, дусларыгызны һәм сөйгәнегезне бик еш очраштырмау.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр куйган максатларына ирешү юлында киртәләргә юлыгырлар. Проблемаларның тамыры гаиләгездә булыр, мөгаен. Һөнәри өлкәдә мөмкин булган үсеш тә гаиләдәге хәлләргә бәйле тоткарланыр. Ничек кенә булмасын, бу чорда гаиләгездән читләшмәгез, гаиләнең иминлеге, уңышы өчен көчегездән килгәнне эшләгез.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларның бу атнада бөтен нәрсә белән кызыксынулары арта. Тик барысы да җиңел генә биреләчәк дигән сүз түгел бу. Дөньяда бар нәрсәнең дә тырышлык таләп итүен онытмагыз. Үзегезгә кирәкле кеше белән очрашу булмый калырга мөмкин. Кайбер хәлләрне читтән генә күзәтсәгез, кулайрак булыр.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга йолдызлар хезмәттәшлек дигән төшенчәнең асылын аңларга киңәш итә. Бу гаиләгә дә, һөнәри өлкәгә дә кагыла. Эшләрегезнең яртысын сөйгәнегезгә, эштә исә хезмәттәшегезгә ышанып тапшырыгыз. Контрольне югалтырга тиеш булмаган бердәнбер өлкә - финанс мәсьәләсе.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга бу атна гаиләдә килеп чыгардай бәхәсләр белән истә калыр, мөгаен. Бу хәлгә фәлсәфи күзлектән карарга тырышыгыз: сөйгәнегезнең сүзләренә колак салыгыз. Кыскасы, бу атнада сез бөтен эшкә дә җаваплы карарга өйрәнерсез. Иң мөһимме - бер-берегезне аңларга тырышу.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр борчылырлык сәбәп - сәламәтлек. Вирус һәм инфекцияләрнең иң актив чорында профилактик чаралар күрү зарур. Гашыйклар романтик өлкәдә чәчәк ату чорын күзәтә. Сөйгәнегез белән аралашу барышында сез бик күп яңа нәрсәләр белә алырсыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарга йолдызлар өйләрен тәртипкә китерү белән шөгыльләнергә киңәш итә. Нәкъ менә бу вакытта сез нинди дә булса яңалыкка, экспериментка әзер. Мебель-җиһазны гына күчерү түгел, көнкүрештә кирәкле әйбер сатып алу өчен дә уңай вакыт бу. Шәхси тормышыгызда исә хисләр ныклыгын тикшерергә туры килер.
УКЧЫ (23.11-21.11)ларга йолдызлар гаилә әгъзалары белән араларны ныгытырга киңәш итә. Эшегездә җитәкчегез белән конфликт килеп чыгуы ихтимал. Тискәре хисләрегезне өегезгә алып кайтмагыз. Көчне гаиләдә туплагыз. Ял көннәрен дә туганнарыгыз, дусларыгыз белән үткәрегез.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә йолдызлар бу атнада ерак юлларга чыгып китмәскә киңәш итә. Инде чыккансыз икән, үзегез белән зур суммада акча алмагыз. Гомумән, юлларда игътибарлы булыгыз. Артык актив аралашу өчен дә уңай чор түгел. Үзегезгә артык күп информация җыеп, үзегезнең борчу-мәшәкатьләрегезне онытып, тирә-юньдәгеләрнең проблемаларын чишәргә алынырга туры килмәгәе.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга көнкүрештә игътибарлы һәм уяу булырга киңәш итә йолдызлар. Киселү, җәрәхәт алу ихтимал. Финанс ягыннан кыенлыклар булырга мөмкин. Шуңа күрә чыгымнарыгызны киметегез, бурычка алмагыз. Әлеге кыенлыклар сезне күнегелгән нәрсәләргә башка күзлектән чыгып карарга мәҗбүр итәр. Буш вакытыгызны фикердәшләрегез белән аралашуга багышлагыз.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар бу атнада төрле конфликтлы хәлләр эчендә калырга мөмкин: тирә-юньдәгеләр, сезнең йомшаклыктан файдаланып, үз мәнфәгатьләрен кайгыртырлар, сезгә карата кискен фикерләрен белдерерләр, мөгаен. Ничек кенә булмасын, юл куярга тырышыгыз. Шулай ук, аулакта калып тынычланырга, уйларыгызны тәртипкә китерергә тырышыгыз. Кайбер танышларыгыз белән аралашу сезгә кирәк микән? Шуны уйлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев