Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, машинагызны тиешсез урында калдырмагыз

Теләсә-кайда калдырылган машиналар башка техникага подъезд янына якын килергә комачаулык тудыра, ул үз чиратында янгын-фәлән килеп чыкса, бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Шәһәр һәм районның янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре ишегалларында махсус техника өчен комачаулык тудырмагыз дип мөрәҗәгать итә. Машиналарның тиешсез урында торуы аркасында, еш кына янгын урынына барып җитү вакыты озыная,...

Теләсә-кайда калдырылган машиналар башка техникага подъезд янына якын килергә комачаулык тудыра, ул үз чиратында янгын-фәлән килеп чыкса, бик аяныч тәмамланырга мөмкин.
Шәһәр һәм районның янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре ишегалларында махсус техника өчен комачаулык тудырмагыз дип мөрәҗәгать итә. Машиналарның тиешсез урында торуы аркасында, еш кына янгын урынына барып җитү вакыты озыная, техника ерак торган саен суның көче кими.
Россия Административ Кодексында янгын сүндерү машинасына юл бирмәү белән бәйле штраф каралган. Гражданнар өчен ул 1мең 500 сумнан 2 меңгә кадәр, вазифаи затларга 7 меңнән 10 мең сумгача, юридик затларга 100 меңнән 150 меңгәчә. Хокук бозу турындагы беркетмәне эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, янгын сүндерү бүлеге җитәкчеләре төзи ала.


Андрей Галилеев, янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев